Татарстан Республикасында яшь агачларны карау эше дәвам итә.
ТР "Әгерҗе урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре урман культураларын агротехник карау буенча эш алып бара.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре 2019 елда урманнарны торгызу һәм утырту материалын үстерү буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын, шулай ук урман культураларын техник кабул итү материалларын тикшерә.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман фонды территориясен төзекләндерү буенча "Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы" республика смотр-конкурсы комиссиясе утырышы булып узды.
Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 16 августына алар 11,2 мең гектардан артык мәйданда башкарылган.
Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең микроклональ вегетатив үрчетү лабораториясендә республиканың урман фонды территориясендәге Себер һәм Европа чыршысының плюс агачларын ачыклау эшләре башланды.
ТР "Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре көзге чорда 115 га мәйданда урман культураларын өстәп утырту эшләрен башкарачак.
Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында төбәкләрдә урманнарны саклау һәм торгызу буенча эшләрне башкару мәсьәләләре, шулай ук 2019 елгы көзге урман культуралары сезонына планнар буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә департамент җитәкчесе урынбасары Сергей Ковалев рәислегендә узды.
2019 елның 9-12 сентябрендә Брянск өлкәсендә "Деснянка" балаларны савыктыру комплексы базасында Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары съезды узачак.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы учреждениеләр тарафыннан ябык тамыр системалы утырту материалыннан утыртылган урман культуралары мәйданнары ел саен арттырыла бара.