ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Россиянең Табигать министрлыгында елгаларны диффуз  агынты эләгүдән саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Кичә, 21 майда, Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында "Балалар иҗат йорты” МБО базасында "Без төрле, әмма без бергә” балалар иҗтимагый берләшмәләре слеты узды. Чарада муниципаль район башлыгы Александр Никошин, райондагы оешмаларның, учреждениеләрнең һәм предприятиеләрнең вәкилләре, район мәктәпләре укучылары катнашты.


21
май, 2019 ел
сишәмбе

ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров эш визиты белән Бөгелмә һәм Баулы муниципаль районнарында булды.

Кичә, 20 майда, Казан шәһәренең югары технологияләр өлкәсендәге "ИТ-парк"  технопаркы мәйданчыгында "Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе" республика яшьләр форумына йомгак ясалды.

Татарстан Республикасы урман тармагы белгечләре квалификация күтәрү курсларын уза. 2019 елның 1 нче кварталында барлыгы 10 артык кеше белем алды, болар – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләре.


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы токым орлыкларын икенче мәртәбә ротацияләү эше башланды. Барлыгы 3 млн. данә нарат һәм 1 млн. данә карагай орлыгын чәчү планлаштырыла. Бу эшкә 20 артык кеше җәлеп ителгән.

Яр Чаллы педагогия көллияте базасында "Яшьләр фәндә – киләчәкнең инновацион потенциалы" V Россиякүләм гыйльми-гамәли конференциясе булды.

Узган атна ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика ярышлары узды. Ярышлар Казанның Үзәк стадионы базасында узды.


17
май, 2019 ел
җомга

Ютазы урта мәктәбенең "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Чәчәк ат, минем республикам" онлайн эко-квестында катнашты. Эко-квест 2019 елның 15 апреленнән 15 маена кадәрге чорда санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР "Чиста булачак" яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелде. 

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Казан дәүләт аграр университетында максатчан укыту мәсьәләләре буенча җыелыш булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International