Татарстанда урман питомникларында орлыклар чәчү эше тәмамланып килә.
Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Чараны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Утырышта министр урынбасарлары, министрлык бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Илгизәр Зарипов Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде.
Татарстан Республикасында урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау буенча планлы эш алып барыла.
Кичә, 15 майда, ТР Азнакай муниципаль районының "Чатыр-Тау" дәүләт табигать комплекслы тыюлыгы территориясендә "Дустыңа урман бүләк ит" табигатьне саклау акциясе узды. Акцияне оештыручы - "Почта Банк" ГАҖ.
Бүген Түбән Новгород шәһәрендә "Экология" илкүләм проектының "Урманнарны саклау" федераль проектын тормышка ашыру" темасына түгәрәк өстәл булып узды.
Бүген Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының "Кама урман хуҗалыгы" ДБУ базасында "Урманны карау өчен заманча кече механизация техникасы, куркынычсыз эш алымнары һәм саклагыч кием-салым, бензин коралы һәм аксессуарлар мисалында эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү нигезләре" темасына өйрәтү-демонстрация семинары узды.
Республикада "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, ул 22 апрельдә башланып киткән иде.
Татарстанда "Мин Ватаным белән горурланам!" дигән Республика балалар рәсеме конкурсы тәмамланды.
Бүген "Рослесинфорг" ФДБУ директоры урынбасары Вячеслав Федюнин Татарстан Республикасына эш визиты белән килде. Визит кысаларында ул Иннополис Университетында булды, анда "Татарстан Республикасы урман комплексының цифрлы моделе" проекты белән танышты.