Республикада "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, ул 22 апрельдә башланып киткән иде.
Татарстанда "Мин Ватаным белән горурланам!" дигән Республика балалар рәсеме конкурсы тәмамланды.
Бүген "Рослесинфорг" ФДБУ директоры урынбасары Вячеслав Федюнин Татарстан Республикасына эш визиты белән килде. Визит кысаларында ул Иннополис Университетында булды, анда "Татарстан Республикасы урман комплексының цифрлы моделе" проекты белән танышты.
Татарстан Республикасында янгын чыгу куркынычының IV классы билгеләнүгә бәйле рәвештә урман фондына авиацион патрульлек башланды. Бүгенге маршрут Казан шәһәре, Әтнә, Балтач, Саба һәм Лаеш муниципаль районнары территориясеннән уза. Очыш АН-2 самолетында гамәлгә ашырыла. Болар белән берлектә, республикада янгын чыгу куркынычына бәйле торышка җир өсте һәм космик мониторинг та дәвам итә.
Бүген Сабаның "Кыңгырау" 4 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасының "Саба урманчылыгы" ДКУ барды. Балалар өчен "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ урман саклау һәм яклау инженеры Зоя Мултанова дәрес үткәрде. Ул балаларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча башкарыла торган эшләр, тармак һөнәрләре турында сөйләде.
Республикада янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салу һәм яңарту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, бу елның 13 маена 2400 чакрымнан артык яңа полоса салынган һәм булганнарына 4700 чакрымнан артык озынлыкта тәрбия эшләре уздырылган.
Татарстан Республикасында "Урман янгыннары үзәге" ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты эшен дәвам итә. Республикада яшәүче һәркем тәүлекнең теләсә кайсы вакытында урман законнары бозылу яки урманда янгын чыгу факты турында түбәндәге телефоннарга шалтыратып хәбәр итә ала: 8-800-100-94-00 һәм 8 (843) 221-37-95.
Татарстан Республикасында урман культуралары сезоны дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, бу елның 13 маена урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре 1755 га мәйданда башкарылган, 1429 га мәйданда яр-сыза һәм кыр яклаучы урман утыртмалары утыртылган.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим муниципаль районының Мөслим авылында Җиңү көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Министр Хәрби һәм хезмәт даны мемориаль комплексына тәкыя һәм чәчәк салу тантанасында катнашты, "Үлемсез полк"та катнашучыларны каршы алды һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән бәйрәм кунакларын Җиңү көне белән котлады.
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!