ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы урманчылыклары хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлык кысаларында рейдлар үткәрә. Исегезгә төшерик, ул 2019 елның 1 апрелендә старт алды.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыкларында утырту материалын үстерү өчен теплицалар төзелә. Мисал өчен, кичә, 11 апрельдә ТР "Әлки урман хуҗалыгы" ДБУ шундый объект төзелеше тәмамланды.

Бүген ТР Чирмешән муниципаль районында язгы урман культуралары эшләрен уздыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Киңәшмә ТР "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ базасында узды, фикер алышуларда урманчылык һәм ТР "Чирмешән урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре катнашты.

"Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ "Урман һәм урман-парк хуҗалыгы" юнәлеше студентлары Удмуртия Республикасының Можга шәһәрендә урнашкан "Красная Звезда" агач эшкәртү предприятиесендә булдылар. Балалар өчен экскурсияне компаниянең генераль директоры Рәшит Абашев уздырды.


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Арча районының Лесхоз урта гомуми белем мәктәбендә фәнни экология конференциясе узды. Әлеге чараны ТР "Арча урманчылыгы" ДКУ, "Ашыт" ДТКТ һ.б. оештырды.

ТР "Түбән Кама урманчылыгы" ДКУ белгечләре мәктәпләрдә укучылар өчен "Урман дәрес"ләре уздыра.

Татарстанның мәктәп укучылары "Яшел карандаш" рәсем конкурсында катнаша ала. Аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы уздыра. Эшләрне 20 апрельгә кадәр Казан ш., Павлюхин урамы, 75 нче йорт, 108 нче кабинет адресы буенча җибәрергә мөмкин.


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге базасында ябык тамыр системасы белән сабаклы имәннең утырту материалын үстерү үзәген оештыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Киңәшмәдә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе Илгизәр Зарипов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Министрлыкның урманнарны торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев һ.б. катнашты.

Бу көннәрдә "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ "Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше" юнәлеше буенча белем алучы студентлар Казан шәһәренең "Парк-Сервис" предприятиесе базасында эш практикасын уза.

Сарсак-Омга лицеенда "Яшел армия" мәктәп урманчылыгында катнашучыларның җыелышы булды. Чараны ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ Әгерҗе кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Делүс Сабитов уздырды. Балалар 2019 елның 1 нче кварталына йомгак ясады һәм киләсе чорга бурычлар билгеләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International