Татарстан Республикасында "Чыршы" операциясе дәвам итә. Аның кысаларында ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ дәүләт урман инспекторлары ТР буенча ЭЭМ территориаль бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә ТР Менделеевск һәм Тукай муниципаль районнары территорияләрендә чыршы кискән өч гражданинны тоткарлады.
Кичә, 27 декабрь көнне, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында "Таксация һәм урман тармагы икътисады" кафедрасының читтән торып укучы студентларына дипломнар тапшырылды. Югары һөнәри белем турында дипломнарны 426 нчы төркем вәкилләре - барлыгы 9 кеше алды. Аларны факультет деканы Людмила Пухачева тапшырды.
“Чуаш Кичүе УББМ” МБМУ “Росток” мәктәп урманчылыгында катнашучылар мәктәп укучылары өчен “Чыршыны саклагыз” дигән театральләштерелгән тамаша куйды. Киемнәрдән киенеп, балалар урман, анда тереклек итүче җан ияләре турында, урманның әйләнә-тирә мохиткә булган йогынтысы, урман ресурсларын саклауның һәм арттыруның әһәмияте турында сөйләделәр.
Бүген Министрлыкта "2018 елда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында" темасына киңәйтелгән коллегия утырышы узды.
ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ белгечләре Әгерҗе муниципаль районы халкы арасында урманга карата сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән аңлату эшләрен алып бара.
"На старт, эко-отряд!" россиякүләм экология конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итү дәвам итә
Татарстан Республикасында "Чыршы" операциясе дәвам итә.
Кичә, 25 декабрьдә, ТР “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова Ютазы муниципаль районы учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән киңәшмәдә чыгыш ясады.
"Ютазы УББМ" МБМУ "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында катнашучылар башлангыч сыйныфларда укучылар арасында "Кышын кошларны ашатыгыз" һәм "Яшә, чыршы" конкурсларын уздырды. Конкурс шартлары буенча конкурсантлар җимлекләр һәм сыерчык оялары әзерләү, шулай ук яңа ел композицияләре һәм кул эшләнмәләре ясау буенча үзләренең осталыгын күрсәтте.
Узган атна азагында ТР Буа муниципаль районының "Ял үзәге" МБУ базасында Казан дәүләт аграр университеты вәкилләре чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. Чарада муниципаль район башлыгы Марат Җәббаров, вуз ректоры Айрат Вәлиев, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Людмила Пухачева, ТР "Буа урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе Илнар Гатауллин һ.б. катнашты.