2016 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара булачак, анда аеруча әһәмиятле мәсьәләләр карап тикшереләчәк: дәүләт гражданлык хезмәтендәге тыюлар, шул исәптән бүләкләр алу, түләнә торган башка төрле эшчәнлек башкару, мәнфәгатьләр каршылыгыннан качу. Шулай ук чарада 2013 елның 28 декабрендәге № 415-ФЗ һәм 2014 елның 29 декабрендәге № 455-ФЗ Федераль законнарының үтәлеше дә каралачак.
Яңа ел чыршылары өчен ылыслы токым агачларын законсыз кисүдә гаепле дип танылган гражданнар, вазифаи затлар һәм юридик затлар урман хуҗалыгына салынган зыянны капларга һәм 2001 елның 30 декабрендәге № 195-ФЗ – Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 8.28 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылырга тиеш.
1 бүлек нигезендә (Агачларны, куакларны яки лианаларны законсыз кисү, аларга зыян салу яки казып алу) түбәндәгечә административ штрафлар салу каралган:
- гражданнарга: 3,0 мең сумнан 4,0 мең сумга кадәр;
- вазифаи затларга: 20,0 мең сумнан 40,0 мең сумга кадәр;
- юридик затларга 200,0 мең сумнан 300,0 мең сумга кадәр.
2 бүлек нигезендә (Механизмнардан, автотранспорт чараларыннан, үзйөрешле машиналардан һәм башка төрле техникалардан файдаланып кылынган шул ук гамәлләр, әгәр дә бу гамәлләрдә җинаять җәзасына тарту гамәлләре каралмаса) түбәндәгечә административ штрафлар салына:
- гражданнарга: 4,0 мең сумнан 5,0 мең сумга кадәр;
- вазифаи затларга: 40,0 мең сумнан 50,0 мең сумга кадәр;
- юридик затларга 300,0 мең сумнан 500,0 мең сумга кадәр.
3 бүлек нигезендә (Белә торып законсыз әзерләнгән агачны сатып алу, саклау, бер урыннан икенче урынга ташу яки сату, әгәр дә бу гамәлләрдә җинаять җәзасына тарту гамәлләре каралмаса) түбәндәгечә административ штрафлар салына:
- гражданнарга 5,0 мең сум;
- вазифаи затларга 50,0 мең сум;
- юридик затларга 400,0 мең сумнан 700,0 мең сумга кадәр.
Административ штраф салынудан кала законсыз киселгән агач Росимущество аша сату, аукционда сату өчен тартып алына (конфискацияләнә).
Яңа ел бәйрәмнәре чорында ылыслы яшь агачларны саклау һәм аларны законсыз кисү очракларын кисәтү буенча кирәкле чараларны үтәү максатларында, 1 декабрьдән башлап, урман хуҗалыгы белгечләре тарафыннан урманны саклау һәм аңа карата сакчыл караш, яңа ел бәйрәмнәрендә ылыслы яшь агачларны һәлак итүгә юл куймау, шулай ук законсыз агач кисүгә һәм урман үсемлекләренә зыян салуга карата законнарда билгеләнгән җаваплылык чаралары буенча аңлату эшләре алып барылачак.
2016 елның 20 декабреннән 31 декабренә кадәр булган чорда урман тармагында эшләүчеләр ылыслы үсентеләр күп үсә торган урман кишәрлекләрендә патрульлек эшләрен арттырачак. Урман законнарын бозу очраклары ачыкланганда урманчылар эш кузгату һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү буенча оператив чаралар күрәчәк. Урман хуҗалыгына 5 мең сумлык яки аннан да күбрәк суммадагы зыян салынган очракта материалларны җинаять эшләрен кузгату өчен тикшерү органнарына юллаячаклар.
Сәламәтлек көне кысаларында 2016 елның 10 декабрендә "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ учрежденисендә Лубян-Кызыл Алан командалары катнашында хоккей уены булды. 11:4 исәбе белән Лубян командасы җиңү яулады. Җиңүчеләрне тәбрик итәбез!
2016 елның 10 декабрендә Лубян авылында кышкы чорны ачып җибәрүгә багышланган "Сәламәтлек көне!" чарасы булып узды. Анда Лубян көллияте студентлары һәм Лубян урта мәктәбе укучылары актив катнашты. Чара Лубян авыл җирлеге башлыгы Р.Ф. Фәхрәзиев, Лубян мәчете, "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ, мәктәп, "Атлант" яшьләр клубы ярдәмендә оештырылды. Бу чын мәгънәсендә спорт, тынычлык, дуслык һәм шәф кәеф бәйрәме булды. Көллият студентлары концерт программасы белән чыгыш ясады, ә чарага килгән кунаклар – Кукмараның "Олимп" боз сараенда тәрбияләнүчеләр бозда матур номерлар ясап күрсәттеләр. Катнашучыларның барысына да кыйммәтле призлар тапшырылды. Ә тамашачылар сәламәт яшәү рәвеше белән дәртләнде.
"Кичке Таң" дәүләт табигый тыюлыгы башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган экологы Әһли Гаскәр улы Фәйзуллин "Эколидер" һәм "Кеше һәм табигать" республика конкурсында "Гражданнар" номинациясендә призер булды.Өченчедәрәҗәледипломбеләнсертификатны 2016 елның 8 декабрендәҗиңүчеләрнебүләкләүтантанасындаИделтөбәкаратабигатьнесаклаупрокурорыВениаминСелифановтапшырды.
Билгеләпүтәбез, Ә.Г. ФәйзуллинТатарстанРеспубликасыУрманхуҗалыгыминистрлыгының "Уылдык чәчү-2016" операциясенүткәрүдәгеүзгәлегеөчен" дипломыбеләнбүләкләнде.
"Мәгариф оешмалары" номинациясендә икенче дәрәҗәле диплом "Кичке таң УГБМ" МБМУ директоры Зиннәтова Нәзилә Мөхәммәтнур кызына тапшырылды.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет утырышында шәһәрләрдә (Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама) яшел зона урманнарының торышы каралды. Утырыш Е.А. Гуськов җитәкчелегендә узды. Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Шәһәр яны урманчылыклары урманчылары – җитәкчеләре хисаплар белән чыгыш ясадылар.
Бу көннәрдә әйләнә-тирәлекне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын экология иминлеге мәсьәләләренә җәлеп итү, предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлеген бүләкләү максатында Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан үткәрелгән “ЭКОлидер” һәм “Кеше һәм табигать” конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. “Предприятиеләр һәм оешмалар” төркемендә “Урман һәм агач эшкәртү сәнәгате” номинациясендә “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУ 1 урын бирелде. Җиңүчене Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе Таһир Һадиев бүләкләде. “Арча урман хуҗалыгы” ДКУ 2 урынга лаек булды.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Кукмара РМЙ бинасында “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ белән “Кукмара аграр көллияте” ДАҺББУ укучылары арасында “Яшьләр коррупциягә каршы” темасына ШТК (КВН) узды. Үзләренең эчтәлекле, иҗади чыгышлары белән командалар яшьләрнең коррупциягә карата мөнәсәбәтен күрсәттеләр, үз яшьтәшләрен җәмгыятьтәге әлеге тискәре күренешкә каршы көрәшергә чакырдылар. “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ командасы 1 балл аерма белән 2 урынга калды. Ике командага да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Кошлар язмышы күп очракта кешенең яхшы мөгамәләсенә һәм изгелегенә бәйле. Шундый мәкаль дә бар: "Ач хәлен тук аңламас", шуңа күрә дә канатлы дусларыбыз кеше ярдәменә мохтаҗ. Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Кызыл Бор УГБ мәктәбенең мәктәп урманчылыгында кул астындагы материаллардан җимлекләр әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде. Укучылар кишәрлек урманчылыгы белгечләре И.Р. Мөдәррисов, В.Н. Коробейников белән берлектә 11 җимлек эшләделәр, аларны балалар мәктәп янындагы агачларга элеп чыктылар. Һәр җимлеккә кошлар өчен азык салынды.