Ел саен Тыюлык эше хезмәткәрләре көнен үткәрү турындагы карар 1999 елда Владивостокта булып узган Россия тыюлыклары директорлары киңәшмәсендә кабул ителә. Инициатива Россия Федерациясе Табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан яклау таба.
2016 елда Тыюлык эше хезмәткәрләре көне гадәт буенча РФ тыюлыкларына һәм милли паркларына катнашы булган, аны беренчел халәтендә саклаучы һәм торгызучы кешеләр билгеләп үтә. Тыюлыклардагы хезмәткәрләр ландшафтларны беренчел халәтендә сакларга омтыла һәм бу халәтне саклап тоталар, юкка чыгып бара торган кошларны һәм хайваннарны, үсемлекләрне, бөҗәкләрне күзәтәләр һәм контрольдә тоталар, алар тереклек итсен өчен төрлечә ярдәм итәләр, шулай ук рейдларда катнашалар һәм браконьерларга һәм хокук бозучыларга каршы көрәшәләр.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 174 махсус сакланучы табигый территория бар, аларның гомуми мәйданы 168,85 мең гектар тәшкил итә. Шул рәвешле, ТР МСТТ бирелгән җирләрнең өлеше Татарстан Республикасы мәйданының 2,48%ын тәшкил итә. 25 МСТТ “заказник” категориясенә карый, аларның 11ендә үз хакимиятләре бар. Моннан тыш, Татарстан Республикасында 144 табигый ядкәр исәпләнә.
Махсус сакланучы табигый территорияләрдә китерелгән халәтендә уникаль ландшафтлар һәм күп төрле хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы саклана, бу күпчелек кыргый хайваннарны коткарырга булыша, аларның берникадәр өлеше бүгенге көндә бары тик тыюлыкларда, заказникларда һәм табигый ядкәрләрдә генә тереклек итә.
Татарстан Республикасының берничә дәүләт табигый тыюлыгындагы хезмәткәрләр төркеме Мәскәү өлкәсенең Серпухово районында урнашкан, Михаил Заболоцкий исемендәге Приокск-Терраса дәүләт табигый биосфера тыюлыгында булдылар.
Ул Россиядәге иң кечкенә тыюлыкларның берсе, ләкин, 5 мең тирәсе гектарда 142 төрле кош һәм 57 төрле кыргый имезүче яши. Тыюлыктагы төп хәзинә булып зубр – кыргый урман үгезе санала, ул Европадагы иң эре тояклы хайван, әле кайчан гына юкка чыгу куркынычы янаган мамонтның замандашы.
Тыюлыкларның белгечләре биосфера резерватының төньяк өлешендәге маршрут буенча экскурсия ясадылар һәм Үзәк зубрлар питомнигында һәм Табигый тыюлык музеенда булдылар. Алар өчен табигый шартларга бик якын урнашкан мохиттә зубрларны һәм бизоннарны күрү, “үгезләр патшасы”н юкка чыгудан коткару тарихы һәм зубрларның ничек итеп тыюлыкны ябылудан коткарып калулары белән танышу мөмкинлеге тудырылды.
“Яфраклар аша үтәли” экология сукмагы аеруча зур кызыксыну уятты, ул 8 метр биеклектә үтә, үзе белән күргәзмә кишәрлекләрен тоташтырган күпер-басмалар сериясен хәтерләтә.
Тыюлык музеендагы кызыклы экспозиция көньяк Мәскәү тирәлегенең хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында ачыктан-ачык күрсәтеп сөйли. Экспонатлар арасында — бик күп төрле урман тереклекләре, киң ярфаклы урманнар һәм тайга урманнары зоналарында булганнары: кабан, поши, кыр куяны, төлке, Европа кондызы һ.б., шулай ук тыюлык территориясенә керә торган селәүсен һәм бүре. Җирле кошлар, шулай ук бөҗәкләр коллекциясе һәм кайбер хайваннарның катырылган эзләре күрсәтелгән.
Өлкән сыйныфта укучылар советы Республиканың ел саен уза торган “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнашты. Акция Биклән урманчылыгы белән бергә узды. Кызыл кизләү (Красный ключ) поселогы тирәсендәге агач киселгән территориядә беренче тапкыр корычагач токымыннан булган яңа 200 агач утыртылды. Кызыл кизләү УБМ балалары мондый чараларда еш катнаша. Активистлар фикеренчә, яшел шәһәрнең гүзәллеге берничә шәһәр халкы буынын сөендерер әле.
8 сыйныф укучылары, Арчаның “Лесхоз УБМ” МББУ мәктәп урманчылыгы әгъзалары “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясенә кушылды. Сурнар кишәрлеге урманчылыгы территориясендә алар дүрт гектар мәйданда өч мең ярымнан артык агач утыртты. “Мондый акцияләрне үткәреп, без урман утырту күләмен арттырабыз, кешеләрнең яшәешендәге экологик шартларны яхшыртабыз. Без кешеләрне табигатьне сөяргә һәм аны сакларга өйрәтергә, кечкенә үсентедән ничек итеп урман үстереп булганлыгын күрсәтергә телибез”, – дип билгеләп үтте яшь урманчы Ш.Шиһабиев (8 сыйныф). Урман утырту көне әле яшь бәйрәм. Без әлеге мәрхәмәтле инициатива вакыт узу белән илебезнең барлык гражданнары өчен чын бәйрәмгә әйләнер һәм һәркемнең “үзе” утырткан агачы, ә иң яхшысы – берничә агачы барлыкка килер, дип өметләнәбез.
“Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ һәм “Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУ белгечләре 28 санлы “Әкият” балалар бакчасы территориясендә агач утырттылар. Балаларның һәркайсы үз чыршысын утыртты. Балалар белән берлектә бу эштә аларның ата-аналары да катнашты. Акциядә катнашучылар өчен күңелле музыка уйнады. Нәниләр канәгать калдылар – алар бит хәзер чыршылар белән бергә үсәчәк.
2016 елның 8-12 октябрендәге чорда “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ һәм “Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУ белгечләре тарафыннан “Урман утырту көне” акциясе кысаларында барлыгы 466 үсенте утыртылды (спирея – 173, миләш – 51, юкә – 18, корычагач – 43, каен – 5, өрәңге – 5, гөлҗимеш – 2, нарат – 120, чыршы – 39, дүләнә – 10).
“Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясенең кызган чагы. “Лаеш урманчылыгы” ДКУ территориясендә соңгы 4 көндә активистлар тарафыннан ябык тамыр системалы 20 мең данә чыршы утыртылды. Яшь агачларны утырту эшендә Рождественск, Нармонка урта мәктәпләрендә һәм Лаеш техник-икътисадый техникумы студентлары катнашты.
2016 елның 16 сентябрендәге № 448-осн боерыгы нигезендә Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгында җитәкче-урманчыларның урынбасарлары, урманнарны саклау һәм яклау инженерлары белән “22.05.2008 № 22-ТРЗ нигезендә гражданнарның шәхси ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзү тәртибе” һәм “Федераль дәүләт урман күзәтчелеген башкарганда урмандагы хокук бозуларны ачыклау тәртибе” темаларына хезмәт әзерлеге системасында чираттагы тематик дәрес үткәрелде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 26.12.2014 № 1525 карары нигезендә гражданнар тарафыннан шәхси ихтыяҗлары өчен әзерләнә торган үзагачны тиешенчә исәпкә алу максатларында, төзү, корылмаларны ремонтлау һәм җылылык буенча үзагачны әзерләү чорын 1 елга кадәр тоту киңәш ителде. Шул ук вакытта утынның һәр гаилә әгъзасына түгел, ә бер гаиләгә генә бүлеп бирелүенә аеруча игътибар итәргә кирәк.
Федераль дәүләт урман күзәтчелеген башкару кысаларында ведомствога буйсына торган учреждениеләргә шәхси ихтыяҗлар өчен утын әзерләү урыннарын караганда киселгән агачны санарга, әзерләнгән үзагачны технологик каратларда каралган урыннарда урнаштырырга, алынган агачтан максатчан файдалануга карата контрольлекне арттырырга, урман законнарын бозуның барлык очраклары буенча административ хокук бозу эшләрен кузгатырга кушылды.
2016 елның 8 октябреннән 12 октбяренә кадәр Саба урман хуҗалыгының җирле урманчылыкларында 441 мең 100 данә яшь агач үсентеләре утыртылды. Утырту эшләре Мамадыш районының “Шәмәк” авыл җирлегендә; Саба районының “Иске Икшермә”, “Шәмәрдән” авыл җирлекләрендә; Кукмара районының “Өркеш” авылында; Арача районының “Сеҗе” һәм Теләче районының “Алан” авыл җирлекләрендә башкарылды. Текә авышлыкларда агачлар махсус техника ярдәмендә утыртылды, салмак бара торган агач утырту агрегаты платформасыннан махсус утырган кеше үсентеләрне җиргә куеп торды.
Татарстан Республикасында “Урман утырту көне” акциясенең көзге этабы башланганнан бирле 2 миллион 182 мең 208 данә агач утыртылды. Табигатьне саклау акциясе ай азагына кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы, Арча районы, Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә шундый шигарь белән макулатура җыю буенча акция узды. Анда катнашучылар тарафыннан 1124 кг төрле кәгазь һәм катыргы җыелды. Башлангыч сыйныфлар арасында 1 сыйныф (100 кг); урта сыйныфлар арасында – 7 сыйныф (144 кг), 8 сыйныф (107 кг); өлкән сыйныфлар арасында 10 сыйныф (70 кг) укучылары иң активлары булды. Акциядә гран-прига 11 сыйныф ия булды (99 кг). Экология акциясендә җиңүчеләрне котлыйбыз! Макулатура җыеп, илнең экологик халәте яхшыра! Моннан тыш, икътисадый файда да алырга мөмкин. Һәркем, шул исәптән мәктәп укучылары да кәгазьдән нәтиҗәле файдаланырга тиеш.
Урман культураларын инвентаризацияләү эшләре башкарылган күләмнәрне тәгаенләү, урман торгызу һәм агроурманмелиоратив эшләрнең нәтиҗәлелеген ачыклау, утыртыла торган урман культураларының, саклык урман утыртмаларының һәм утырту материалының сыйфатлы торышын ачыклау, аларның гамәлдәге стандартларга һәм техник шартларга туры килүен ачыклау, урман культураларының, саклык урман утыртмаларының, питомникларның торышын яхшырту буенча чараларны билгеләү, урман торгызу эшләрен башкара торган иң яхшы предприятиеләрне, урманмелиоратив станцияләрен, урманчылыкларны, бригадаларны, шулай ук эшләрнең яхшы сыйфатын, утыртмаларның яшәргә яраклылыгы буенча зур нәтиҗәләрне һәм эшнең югары җитештерүчәнлеген тәэмин итә торган хезмәткәрләрне билгеләү, аларның алымнарын өйрәнү һәм алар белән уртаклашу максатында үткәрелә.