Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының, аның территориаль органнарының һәм ведомство буйсынуындагы оешмаларның дәүләт граждан хезмәткәрләрен бүләкләү максатларында, Рослесхоз «Мактаулы остаз» дигән ведомствоның аерымлык билгесен раслаган, аның белән яшь белгечләрнең иң яхшы остазлары бүләкләнәчәк.
«Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре республикада яшәүче бер кешенең үтенече буенча Кукмара муниципаль районының Күкшел авылы янында үскән истәлекле утыртмаларга баннер урнаштырган.
Татарстан Республикасында 2021 елда урманнарны торгызу буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерү һәм урман культураларын техник кабул итү материалларын бәяләү дәвам итә.
Республиканың урман тармагы белгечләре халык арасында урманнардагы янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләре, шулай ук гражданнарның урманнарда булуын һәм транспорт чаралары белән керүен чикләү үзенчәлекләре турында аңлату эшләре алып бара.
«Россиянең ел агачы - 2021» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалган. И.С.Тургеневның Орлов өлкәсендәге «Спас-Лутовиново» музей-тыюлыгында үсүче «Тургенев имәне» 12134 тавыш җыеп, җиңүче итеп билгеләнгән.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Урманны сакларбыз» Бөтенроссия акциясен уздыруга әзерлек бара.
Брянск өлкәсенең Навлинск районында агач аударучылар арасында VII «Урман кисүче-2021» ачык чемпионаты узды.
Татарстан Республикасының урман фондында авиация патруле уздырыла.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман тармагы ветераны Әбүзәр Гаянов янында кунак булды һәм аны 85 яшьлек юбилее белән котлады.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.