ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2016 ел
җомга

Урман хуҗалыкларының директорлары һәм җитәкче-урманчылар Әлмәт урман хуҗалыгының эш тәҗрибәсе белән танышты. Киңәшмәдә катнашучылар өчен агач эшкәртү цехын карап чыгу оештырылды, аның кишәрлекләрендә икътисадчы Әлминә Габдрахимова җитештерүдә үткәрелә торган куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау чаралары турында сөйләде.

Алга таба киңәшмәдә катнашучылар Миннебай кишәрлеге урманчылыгына юл алды, биредә карап тоту кисүләре башкарыла. Инженер Расыйх Фәсхетдинов агач кисү технологияләре турында, ә урманнан файдалану буенча инженер Наталия Федорова урман белән идарә итүне сертификацияләү таләпләре һәм FSC (Урман попечительлек советы) сертификация схемасы буенча китертү чылбыры турында сөйләде.

Семинар-киңәшмәдә министр урынбасары Рәис Гомәров чыгыш ясады, ул урман хуҗалыкларының узган елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясады. Йомгаклау сүзендә министр Алмас Нәзиров урман хуҗалыкларының эшчәнлекләрен халыкка куллана торган товарларны җитештерүдә дә, яңа эш урыннары булдыру өлешендә дә киңәйтү зарурлыгы турында билгеләп узды.


11
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Мәдәният йорты фойесында муниципаль район территориясендә эшләүче оешмаларның һәм учреждениеләрнең экспозицияләре оештырылды. Аның “Кичке Таң” дәүләт табигый тыюлыгы эшчәнлеге турында сөйли торган өлеше төрле һәм кызыклы иде. Табигый почмак ТР Премьер-министры Илдар Халиковның, РФ Дәүләт Думасы депутаты Тимур Акуловның, сессиядә катнашучыларның һәм башка күп кенә кунакларның да игътибарын җәлеп итте, алар тыюлык территориясендә үсүче дару үләннәре белән кызыксынып танышты, табигать нигъмәтләреннән авыз итте, фотога төштеләр. Аларның сорауларына тыюлык башлыгы, Әгерҗе муниципаль районы Советы депутаты Әһли Фәйзуллин җавап бирде.

Ю.Бикмуллова республикадагы паркларны һәм скверларны яшелләндерү, агачлар утырту буенча ел саен үткәрелә торган табигать саклау акцияләрендә Министрлыкның актив катнашуы турында сөйләде. Шуннан соң Казан ш. Совет районындагы 47 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары эшлекле уенда катнашты, аның барышында үзләренең паркларда балаларның ялын оештыру өчен ял зоналары булдыруга багышланган проектларын якладылар һәм фикер алыштылар.

Дәрес Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә “Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе” региональ иҗтимагый оешмасы тормышка ашыра торган “Кадрлар резервы” республика проекты кысаларында оештырылды.

 

Базарларда сатыла торган арзанчы синтетик ятьмәләр Россия елгаларында “тулып ята”, бу хакта дәүләт контрольлеге, суның биологик ресурсларын күзәтү һәм саклау органнарының статистик хисаплары раслый. Бу күренеш Татарстан Республикасы өчен дә ят түгел. Соңгы елларда дәүләт табигый тыюлыклары инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасының махсус сакланучы табигый территорияләрендә меңнән артык браконьерлык ятьмәләре тартып алынды һәм юк ителде.


9
февраль, 2016 ел
сишәмбе

“Орлыкчылык турында”гы Федераль закон таләпләре нигезендә республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы учреждениеләрендә урман хуҗалыгын югары чәчүлек сыйфатына ия булган орлык белән тәэмин итү буенча бердәм сәясәт гамәлгә ашырыла. Кышкы чорда ылыслы токымнарның чәчүлек чималы (күркәләре) җыеп алына. Хәзерге вакытта 25 тоннадан артык күркә әзерләнде. Аларны киптерү җайланмаларында күркәләрдән орлыклар алына, алар эшкәртелә, төрле кушылмалардан чистартыла һәм кирәкле дымлылыкка җиткәнчегә кадәр киптерелә. 100 кг артык ылыслы токым орлыгы эшкәртелде инде.


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Мәктәп урманчылыкларында укучылар белән берлектә урман кишәрлекләрендә, мәктәп ишегалларында, шәһәрләрдә һәм авыл паркларында кошлар өчен ашханәләр урнаштырыла һәм җимлекләр эленә, атнасына берничә тапкыр аларга көнбагыш, бодай, икмәк кыйпылчыклары салына. Урманчылыкларда һәм тыюлыкларда эшләүчеләр экология дәресләрендә кече яшьтәге мәктәп укучыларына һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә урман һәм андагы туган якларында кышларга калучы канатлы җан ияләре турында сөйлиләр, бала-чагаларның сорауларына җавап бирәләр.

Лирик аталышына карамастан, “Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесе эшчәнлеге турында очерклар  җыентыгы Урман селекция-орлыкчылык үзәге, Саба урманнарында әзерләнә торган түбән сортлы һәм вак үләнле үзагачтан файдаланып, халыкта киң кулланыла торган ихтыяҗлы товарлар чыгара торган урман эшкәртү комплексы, сувенир эшләнмәләре цехы һ.б. турында эшлекле мәгълүматны үз эченә ала. Очеркларда үзенең хезмәт сөючәнлеге һәм урманга бирелгәнлеге белән Сабаны Татарстанның “урман башкаласы” буларак таныткан кешеләр турында да сөйләнелә.


5
февраль, 2016 ел
җомга

“Яшь экорепортер” конкурсында 1 сыйныфтан башлап 10 сыйныфта укучы мәктәп балалары катнаша ала. Иң яхшы видеоматериаллар һәр җомгада ОТР телеканалында күрсәтелә торган “Экологические итоги” программасы эфирында күрсәтеләчәк. Тулырак мәгълүмат – матбугат релизында.

Сәвдә Кашапова урман хуҗалыгы өлкәсенә 1958 елның көзендә эшкә килә һәм шунда ук үз урманчылыгының урман мәйданнарын арттыруга юнәлтелгән шөгылен актив тормышка ашыру эшчәнлегенә керешә.

Урман инженеры буларак ул хезмәт сөючәнлеген, белемнәрен, хуҗалыкта кулланыла торган алымнарын урман утыртмаларының табигый составын яхшыртуга юнәлтә.

 Сәвдә Кашапова, урманчылык хезмәткәрләре белән берлектә, зур-зур мәйданнарда, агач киселгән һәм табигый рәвештә үсентеләр үсеп чыккан урыннарда яшь агачларны карап тәрбияли.

Сәвдә Габдулла кызының урманчылык хезмәте югары бәяләнә - 1985 елның 22 июлендә ТАССР Югары Советы Президенты Указы белән аңа “ТАССР атказанган урманчысы” дигән мактаулы исем бирелә. Төп эше белән берлектә, ул актив иҗтимагый эшчәнлек өчен дә вакыт таба: ТАССР Азнакай халык судында халык утырышчысы булып билгеләнә, социалистик хөкемлек башкаруда һәм җинаятьчелеккә каршы көрәштә актив катнашуы өчен КПСС Азнакай шәһәр комитетының, депутатларның башкарма комитетының мактау грамотасы белән бүләкләнә.

 Ветеран Сәвдә Кашапова урман хуҗалыгы эшләренә битараф түгел. 80 яшьлеге көнне Азнакай урманчылыгы хезмәткәрләре аның хәлен белделәр, юбилее белән котладылар, күп еллык хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасын тапшырдылар.


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Яшел Үзән шәһәренең “Гусельки” балалар бакчасында экология бәйрәме оештырылды. Ул “Экотопик экойорт эзли” дигән манзаралы әкияти тамашадан башланып китте, анда иң кызыклы персонаж рольләрен балаларның ата-аналары башкарды. Кечкенә тамашачылар әкият герое белән берлектә урманда яшәүчеләрне янгыннан “коткарды”, елганы һәм аның ярларын чүп-чардан чистартты, планетаны һәлак булудан саклады.

“Зөя” тыюлыгы инспекторы Р. Гайнетдинова балалар белән табигать темасына викторина үткәрде. Иң актив катнашучылар: балалар да, өлкәннәр дә “Зөя” тыюлыгының дипломнары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Бәйрәм тәмамланганнан соң Р. Гайнетдинова ата-аналарга һәм тәрбиячеләргә су саклау зоналары турында төп төшенчәләр турында аңлатты, ә “Түгәрәк өстәл”дә Су саклау зоналары елы кысаларында балалар бакчасы хакимияте билгеләгән уртак чаралар турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International