Оренбургта Рослесхоз, Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаменты һәм башкарма хакимият органнары җитәкчеләре урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә 2015 елда тапшырылган вәкаләтләрнең округтагы субъектлар тарафыннан үтәлешенә һәм 2016 елга куелган бурычларына кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләшәчәк.
Киңәшмәдә Алмас Нәзиров “Татарстан Республикасында урманнардан файдалануны оештыру” нотыгы белән чыгыш ясаячак.
20 декабрьдән башлап урманчылыклардагы ылыслы утыртмалар күпләп үсүче урман кишәрлекләре даими күзәтеп торылачак.
Урман законнарын бозу очраклары ачыкланган очракта административ хокук бозу турында эш кузгату һәм беркетмәләр төзү өчен оператив чаралар күреләчәк, ә урман утыртмаларына 5 мең сум һәм аннан да күбрәк күләмле зыян салынган очракта, эш материаллары җинаять эшләрен кузгату өчен тикшерү органнарына тапшырылачак.
Урманчылар урманнарны 31 декабрьгә кадәр саклаячак.
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне Россия Президенты В.Путин йөкләмәсе буенча 12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында уза. Шушы вакытларда гражданнар 221-37-01 телефоны аша Министрлык белгечләренә сорауларын бирә ала.
Уеннар “КАИ-Олимп” спорт комплексында, Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре арасында узучы Спартакиада кысаларында оештырылды. Дәүләт контроле бүлеге башлыгы Нияз Таҗмиев, дәүләт контроле бүлегенең әйдәп баручы консультанты Андрей Атаманов, техник үсеш бүлегенең әйдәп баручы консультанты Риназ Мөхәммәтҗанов һәм биотөрлелек бүлегенең өлкән белгече Ренат Габидуллиннар кергән безнең команда көндәшләре буларак ТР буенча Табигатьтән файдалану идарәсе һәм ТР Икътисад министрлыгы спортчылары уйнады.
Табигый тирәлекне – суны, һаваны яклау һәм стабильләштерү, туфракны яклау, кешенең үз сәламәтлеген саклау буенча төп экологик факторларның берсе булып урманнар санала. Урман хуҗалыгы министры, кызыксынган ведомстволарның тәкъдим ителгән җитәкчеләре һәм белгечләре кебек үк, су объектларын, судагы биологик ресурсларның һәм бүтән хайваннар һәм үсемлекләр объектларының яшәү тирәлеген саклауга һәм торгызуга, республикада яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән чаралар планын эшләргә тиеш булачак
Елны үткәрү буенча оештыру комитеты тарафыннан эшләнергә һәм расланырга тиешле төп чаралар планында, – җәмәгатьчелек игътибарын су объектларын саклау һәм торгызу, судагы биологик ресурсларның һәм хайваннарның һәм үсемлек дөньясының бүтән объектларының тереклек итү тирәлеген саклау мәсьәләләренә җәлеп итү, халык өчен уңайлы шартлар тудыру.
Дрезден Техник университетыннан алман галим-урманчылары белән берлектә республиканың урман хуҗалыгында уртак проектлар тормышка ашырыла – “Ботаклы имән һәм вак яфраклы “ОМSК” юкәсенең катнаш утыртмаларын оптимальләштерү” һәм “Татарстан Республикасында “LesPlan” урман плантацияләре төзү һәм алардан файдалану”, бу проектлар Германиянең Бундестаг карары нигезендә Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан финанслана.
Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе атна дәвамында Саксония территориясендәге питомникларда, урман хуҗалыкларында, агач эшкәртү предприятиеләрендә һәм фәнни урман үзәкләрендә булдылар. Соңгы көнне Дрезден Техник университетының урман факультеты белән таныштылар. ТР урманчылары Европадагы иң борынгы Тарандтның урман мәктәбенә нигез салучы Г.Готт һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм ботаника музеена экскурсия кылдылар.
“Пирамида” күңел ачу комплексында бүләкләү тантанасы булачак. “Пирамида” сараенда узачак тантаналы чарада ТР урман хуҗалыгы министр Алмас Нәзиров катнаша.
“ЭКОлидер” белән “Кеше һәм табигать” конкурслары Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан җәмәгатьчелекне экологик иминлек проблемаларына җәлеп итү максатында үткәрелә. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, быел “ЭКОлидер” конкурсына 450дән артык эш килгән.
Министрның беренче урынбасары Харис Мусин җитәкчелегендә делегация Германиянең Төньяк-Көнбатыш фәнни-тикшеренү институтында булды, биредә алар тиз үсә торган агач токымнарын үстерү методикасын өйрәнделәр, лабораторияләрне һәм сынау кишәрлекләрен карадылар. Алдагы көннәрдә “Dresdner Heide” урман хуҗалыгы предприятиесенә экскурсия планлаштырыла, биредә 75 яшьлек имән утыртмаларын караячаклар һәм Дрезденның тарихи урыннарына сәяхәт кылачаклар.
Киңәшмәне министр вазифаларын башкаручы Рәис Гомәров үткәрде. Көн тәртибендә урман хуҗалыкларының хуҗалык эшчәнлекләре карап тикшерелде, аларны тикшерү нәтиҗәләре турында финанс һәм икътисад бүлекләре белгечләре Рөстәм Халиков һәм Олег Рзай җиткерде.
Киңәшмәдә шулай ук хезмәтне саклау һәм агач әзерләү буенча җитештерү кишәрлекләрендә иминлек тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Учреждениеләрдә алып барыла торган хезмәтне саклау чаралары турында Әлки, Минзәлә һәм Түбән Кама урман хуҗалыклары җитәкчеләре хәбәр итте.
Эш киңәшмәсенә йомгак ясап, Рәис Гомәров чараның максаты – эш камилләштерүне таләп итүче мәсьәләләр, урманнардан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыра торган шартлар тудыру хакында сөйләшү иде, дип билгеләде.