ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасының Балтач районы буенча хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе белән берлектә заказник инспекторлары Балтач кишәрлеге урманчылыгы һәм “Балтач” заказнигы территорияләрендә тереклек итүче кыргый тояклы хайваннарны ризык белән тәэмин иттеләр. Тәүлек дәвамында “Азык” ҖЧҖ һәм “Мельпром” ҖЧҖ җитәкчелеге тарафыннан хәйрия ярдәме буларак бүлеп бирелгән 400 кг бодай бөртеге кулланылды.


13
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Министрлык боерыгы нигезендә Яңа ел бәйрәмнәре чорында ылыслы яшь агачларны саклау өчен урманчы-белгечләрдән торучы 145 мобиль төркем оештырылды, алар транспорт белән тәэмин ителде һәм 20 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр урманнарда системалы рәвештә күзәтү эшләре алып барды, 257 мәртәбә рейдка чыкты. Урман фондын дәүләт контролендә тоту бүлеге белгечләре мәгълүматларына караганда, рейдлар нәтиҗәсендә административ хокук бозулар ачыкланган, алар буенча гомуми 23758 сумлык 14 беркетмә төзелгән, шуның 21396 сумы түләттерелгән.

Яңа ел бәйрәмнәре чорында урманчылар массакүләм мәгълүмат чараларында урманнарны саклау һәм аларга карата сакчыл караш турында, ылыслы яшь агачларны кисүнең мөмкин түгеллеге, шулай ук законнарда агачны законсыз кисү һәм урман утыртмаларына зыян салу өчен җаваплылык каралуы хакында аңлату эшләре алып бардылар.


11
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының табигый-тыюлык фонды гомуми мәйданы 165,7 мең гектар булган махсус сакланучы 171 табигый территориядән гыйбарәт, шул исәптән гомуми мәйданы 126,8 мең гектар булган региональ әһәмияттәге 166 табигый-тыюлык фонды объекты: 26 дәүләт табигать заказнигы һәм 140 табигать һәйкәле бар. 2015 елда Бөгелмә районындагы территорияләрнең бер өлешен экологик яктан комплекслы тикшерү материаллары дәүләт экология экспертизасының уңай бәяләмәсен алдылар, шуның нигезендә әлеге территорияләргә региональ әһәмияттәге махсус сакланучы табигый территорияләр дигән хокукый статус бирелде. 

2017 елда республикада Махсус сакланучы табигый территорияләр елын үткәрү өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында биологик төрлелекне саклауга һәм “2014-2020 елларга әйләнә-тирәлекне саклау, Татарстан Республикасы табигый ресурсларын яңадан җитештерү һәм алардан файдалану” дәүләт программасын үтәүгә юнәлдерелгән   Чаралар планы эшләнде.

 

РФ Табигый ресурслар министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик “РИА Новости”га биргән әңгәмәсендә хәбәр иткәнчә, белешмәләр тапшырмаган өчен штрафлар аз түгел – шәхси эшмәкәрләр өчен 7 мең сумнан 25 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 100 мең сумнан башлап 200 мең сумга кадәр тәшкил итә. Шул ук вакытта белешмәләрне тапшырмаган өчен, вакытында тапшырмаган өчен яки үзагач белән алыш-бирешләр турында белә торып ялган мәгълүмат тапшырган өчен штрафлар салыначак.


4
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Төп чаралар планында – су объектларын саклау һәм торгызу, судагы биологик ресурсларның һәм хайваннар һәм үсемлекләр дөньясындагы башка объектларның тереклек итү тирәлеген саклау, халык өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

Урманнар табигый тирәлекне – суны, һаваны, туфракны, кешенең үз сәламәтлеген саклауда яклау һәм тотрыклылык буенча   төп экологик факторлар булып тора, шуңа күрә оештыру комитеты составына ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров та керә.


31
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле дуслар! Хөрмәтле хезмәттәшләр! 

Чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

Республиканың урман хуҗалыгында искиткеч, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән, югары квалификацияле, чын күңелдән кызыксынып, урманнарны саклау һәм яңадан үстерү белән шөгыльләнүче, алардан нәтиҗәле һәм рациональ файдалану өчен мөмкин булганның барысын да эшләүче белгечләр эшли. Республикабыз өчен иминлеге күп очракта яшел массивларның торышына бәйле булган әлеге иҗади эшнең әһәмиятен бәяләве бик авыр.

Чын күңелдән киләсе елда билгеләнгән планнарның тормышка ашуын, эшегездә уңышлар, сәламәтлек телим. Йортыгызга тынычлык һәм бәхет килсен!


25
декабрь, 2015 ел
җомга

“Спас” ДТКЗ чикләренә керүче Куйбышев сусаклагычы акваториясендә заказник инспекторлары тарафыннан, ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, судагы биологик ресурсларны алуда хокук бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү буенча рейд чаралары үткәрелде.

Дәүләт экология күзәтчелеген үткәргәндә бер көн дәвамында сулыкта балык тоту буенча тыелган 47 корал (ятьмә) ачыкланды һәм тартып алынды.

 


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Ылыслы яшь агачларны саклау – Яңа ел алдыннан урман тармагында ел саен калку торучы бурычларның берсе. “Чыршы” операциясе буенча рейд чараларында министрлык белгечләре һәм ТР ЭЭМ хезмәткәрләре катнаша. Балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны кисәтү сыйфатында урманчылар гомумбелем бирү учреждениеләрендә булачак урман өчен яшь агачларны саклау кирәклеге хакында аңлату эшләре алып баралар.


18
декабрь, 2015 ел
җомга

 

Министрлык системасында 55 база урман питомнигы бар, аларда узып баручы елда декоратив һәм җимешле-җиләкле токымнарның 1,7 миллион данә утырту материалы үстерелде. Урман питомникларында эшләүчеләр хезмәтне оештыруда алдынгы технологияләрне кертә, урман культуралары бригадалары югары күрсәткечләргә ирешә һәм мәйдан берәмлегеннән алына торган утырту материалының планнан артык күләмдә җитештерелүен тәэмин итә. Шушы күрсәткечләр конкурска йомгак ясаганда исәпкә алынды.

“2015 елда югары культуралы урман питомнигы” исеме “Арча урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Сурнар җитештерү кишәрлегендәге һәм Лубян урман-техника көллиятендәге база питомникларына бирелде. Ел нәтиҗәләре буенча өйрәнү һәм тәҗрибә туплау буенча Шәһәр яны урман хуҗалыгының Матюшино җитештерү кишәрлегендәге база урман питомнигы югары культура питомнигы исемен янә раслады.


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Урманчылыкларда аукционнарда җиңүче урман хуҗалыклары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре буенча Яңа ел чыршыларын һәм наратларын әзерләүгә һәм алып чыгуга карата контрольлек оештырылды.

Республиканың чыршы базарларына исә барлыгы 18493 урман гүзәле, 54 тонна ылыс ботагы чыгарып бастырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International