“Пирамида” күңел ачу комплексында бүләкләү тантанасы булачак. “Пирамида” сараенда узачак тантаналы чарада ТР урман хуҗалыгы министр Алмас Нәзиров катнаша.
“ЭКОлидер” белән “Кеше һәм табигать” конкурслары Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан җәмәгатьчелекне экологик иминлек проблемаларына җәлеп итү максатында үткәрелә. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, быел “ЭКОлидер” конкурсына 450дән артык эш килгән.
Министрның беренче урынбасары Харис Мусин җитәкчелегендә делегация Германиянең Төньяк-Көнбатыш фәнни-тикшеренү институтында булды, биредә алар тиз үсә торган агач токымнарын үстерү методикасын өйрәнделәр, лабораторияләрне һәм сынау кишәрлекләрен карадылар. Алдагы көннәрдә “Dresdner Heide” урман хуҗалыгы предприятиесенә экскурсия планлаштырыла, биредә 75 яшьлек имән утыртмаларын караячаклар һәм Дрезденның тарихи урыннарына сәяхәт кылачаклар.
Киңәшмәне министр вазифаларын башкаручы Рәис Гомәров үткәрде. Көн тәртибендә урман хуҗалыкларының хуҗалык эшчәнлекләре карап тикшерелде, аларны тикшерү нәтиҗәләре турында финанс һәм икътисад бүлекләре белгечләре Рөстәм Халиков һәм Олег Рзай җиткерде.
Киңәшмәдә шулай ук хезмәтне саклау һәм агач әзерләү буенча җитештерү кишәрлекләрендә иминлек тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Учреждениеләрдә алып барыла торган хезмәтне саклау чаралары турында Әлки, Минзәлә һәм Түбән Кама урман хуҗалыклары җитәкчеләре хәбәр итте.
Эш киңәшмәсенә йомгак ясап, Рәис Гомәров чараның максаты – эш камилләштерүне таләп итүче мәсьәләләр, урманнардан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыра торган шартлар тудыру хакында сөйләшү иде, дип билгеләде.
Харис Мусин җитәкчелегендәге урман хезмәткәрләребез делегациясенә Германия имәнлекләренең торышы тәҗрибә ягыннан бик кызыклы. Кайбыч урманлыгында гамәлгә ашырылачак “ОМSК” сабаклы имән һәм вак яфраклы юкәнең катнаш утыртмаларын үстерү” проекты кысаларында республика вәкилләре Шпессарт имәнлекләрен карады, имәнне табигый җитештерү һәм орлык җитештерү өчен сертификацияләнгән имән утыртмаларының сынау мәйданчыкларында булды.
Республиканың урман хуҗалыгында алман белгечләре-урман хезмәткәрләре белән берлектә төрле проектлар гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, “ОМSК” сабаклы имән һәм вак яфраклы юкәнең катнаш утыртмаларын үстерү” һәм “Татарстан Республикасында “LesPlan” урман плантацияләрен төзү һәм файдалану”. Проектлар Германиянең Бундестагы карары нигезендә Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан финанслана.
Ноябрь аенда Кайбыч һәм Саба урманчылыклары җирлегендә проектларны гамәлгә ашыру буенча эш киңәшмәсенә Дрезден Техник университеты белгечләре делегациясе һәм Европадагы иң өлкән Тарантд урман мәктәбе вәкилләре делегациясе килде. Ә Дрезденда узучы конференциядә министрның беренче урынбасары Харис Мусин, урман җитештерү бүлеге җитәкчесе Илдар Хәлилов, Көнчыгыш-Европа урман тәҗрибә станциясе филиалы директоры Айнур Пуряев, Кайбыч урманчылыгы җитәкче-урманчысы Илгиз Хаффазов, ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге директоры Руслан Газизов, “Саба урман хуҗалыгы” ҖЧҖ коммерция директоры Азат Миңнеханов катнаша. Республика вәкилләре “Гюнтерхаузен” экологик белем бирү үзәгендә булды, Майнц шәһәре хуҗалыгының милек имәнлекләрен, урманлыкларын карады.
ТР урман хезмәткәрләренең чит илдәге программасы 9 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
2015 елда республиканың 55 база урман питомнигында 52 миллион данәдән артык утырту материалы үстерелде. Конкурс кысаларында агымдагы елда утыртылганнарның нәтиҗәсе һәм сыйфаты, база урман питомнигының, мәктәп бүлегенең торышы, аның техника белән тәэмин ителеше исәпкә алыначак.
Узган елда Мамадыш, Кызыл Йолдыз һәм Шәһәр яны урман хуҗалыкларының урман питомниклары иң яхшы дип табылды.
ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Илдар Тимергалинны, БР урман хуҗалыгы министры Динир Әхмәдъяновны, АПК Хөкүмәте Аппаратының урман хуҗалыгы һәм БР Хөкүмәте Аппаратының урман хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Айбулат Гайнуллинны, БР Урман хуҗалыгы министрлыгының хокукый һәм кадрлар эше бүлеге башлыгы Венер Вахитовны җылы каршы алып сәламләде.
Башкортстаннан килгән коллегаларны очрашу барышында урман хуҗалыгы белән идарә итүдә норматив-хокукый тәэминат, аренда мөнәсәбәтләре һәм салымның вакытында түләнми калган өлешендә түләттерү буенча административ түләүләр мәсьәләсе, урман кишәрлекләрен кадастр исәбенә кую һәм үзагач әзерләү һәм эшкәртү буенча өстенлекле инвестиция программаларын үтәү мәсьәләләре кызыксындырды.
Эшлекле сәфәр азагында министрның беренче урынбасары Харис Мусин делегацияне министрлык структурасы һәм белгечләре белән таныштырды, Урман музеенда йөртте. Кунаклар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.
Иртәгә Уфа делегациясе Саба урманчылыгына барачак, анда алар ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге эше белән танышачак һәм МДФ җитештерү буенча KASTAMONU компаниясе заводын карау өчен Алабугага очачак.
Нурлат районында гомумбелем бирү учреждениеләрендә укучыларны хокукый мәгълүматлаштыру буенча киң кырлы эш башкарылды. Районның 35 мәктәбендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көненә багышланган хокукый дәресләр узды. Хокукый дәресләр барышында укучы балаларга балигъ булмаганнарның җаваплылык нормалары, башка милләт һәм башка дини конфессия вәкилләренә карата толерантлы мөнәсәбәт зарурлыгы турында, шәһәр урамнарында балалар арасында җәрәхәтләнү очракларын булдырмауга һәм хокукка каршы килә торган гамәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән үз-үзеңне тоту буенча төп кагыйдәләр аңлатылды.
Шәһәрнең Мәдәният сараенда шәһәр мәктәпләрендә укучылар өчен “Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм вазифалары” темасына “түгәрәк өстәл” булды. Чара кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының юридик бүлек башлыгы Марина Зайцева, район башкарма комитетының юридик, опека һәм мәгариф, Россиянең Нурлат районы буенча ЭЭМ балигъ булмаганнарның эшләре буенча бүлеге белгечләре тарафыннан хокукый темаларга, шул исәптән балигъ булмаган ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокукларын яклау мәсьәләләре, шулай ук мәктәптә укучыларның ата-аналарына яки законлы вәкилләренә хокукый ярдәм күрсәтү буенча индивидуаль консультацияләр үткәрелде. Балалар һәм аларның ата-аналары БДИ, сәламәтлек саклауга, пенсияләргә һәм хезмәткә урнашуга кагылышлы сорауларын бирделәр.
Көн дәвамында гражданнарны Балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан кабул итүләр шәһәрнең нотариаль контораларында һәм прокуратурада узды.
(Нурлат муниципаль районының рәсми сайтыннан).
Иҗтимагый советка аның төрле эшчәнлек чорларында министрлык белән җитәкчелек иткән урман хуҗалыгы ветераннары һәм тармак белгечләре керә. Бүлек башлыгы Илдар Хәлилов соңгы биш елда республикада алып барылган урман торгызу һәм урман үрчетү чаралары турындагы докладны фикер алышу өчен җиткерде. Советның максаты – бүлек эшен анализлау һәм аны яхшырту буенча киңәшләр бирү.
Балаларга хокукый ярдәм көнендә министрлыкның юридик бүлек башлыгы Марина Зайцева гражданнар арасында ятим балаларның, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрде.
Ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне 20 ноябрьдә илнең бөтен төбәкләрендә “Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм турында” федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында узды. Бу көнне республика территориясендә шулай ук балаларның хокукларын яклау буенча лекцияләр һәм семинарлар уза. Бушлай юридик ярдәмне ятим балалар, ата-анасы тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре һәм попечительләре, уллыкка (кызлыкка) алучылары һәм гаиләсеннән мәхрүм калган баланы тәрбияләргә теләүче затлар ала.