2015 елда шушы нигездә Министрлык тарафыннан түбәндәге урман орлыкчылыгы объектларын салу һәм аларны карап тәрбияләү буенча эшләр башкарылды:
урман-орлык плантацияләре салу – 23,26 га;
клон архивлары салу – 16,7 га;
урман плантацияләрен карап тәрбияләү – 43,8 га;
даими урман-орлык кишәрлекләрен карап тәрбияләү – 20 га;
клон архивларын карап тәрбияләү – 17,5 га;
плюс утыртмаларын карау – 48,1 га;
генетик резерватларны карау – 118 га;
географик культураларны карау – 18 га;
тәҗрибә культураларын карау – 13 га.
Булачак урманнарның үсеп китүе, артымы һәм торышы утырту материалының сыйфатына бәйле.
Республикада Урман селекция-орлыкчылык үзәге эшли, анда ел саен ябык тамыр системалы 12 миллион данә ылыслы токым чәчкеннәре җитештерелә. Министрлык буйсынуындагы учреждениеләрдә – урман хуҗалыкларында 55 урман питомнигы бар, аларда ылыслыларның, яфраклыларның, шулай ук декоратив токымнарның киң ассортименты үстерелә. 2015 елда базислы урман питомникларында гомуми 26,6 гектар мәйданда утырту эшләре башкарылды. 2015 елда питомникларны инвентарьлаштыру нәтиҗәләре буенча, буйсынудагы учреждениеләр тарафыннан 52 308 мең данә утырту материалы үстерелгән.
Акциядә 1,7 мең кеше катнашты. 878 урман фонды арендаторы, 148 (144) предприятие һәм оешма, шулай ук 46 (39) бакачылык ширкәте һәм кооперативлары урманчыларның һәм экологларның актив партнерлары булды. Акциядә катнашучылар тарафыннан 973,9 м3 (920,6) каты көнкүреш калдыгы чистартылды һәм чыгарылды.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман культураларына, питомникларга, мәйданнарга, табигый урман торгызуга ярдәм чараларын үткәреп, көзге инвентарьлаштыруга йомгак ясала. Урман культураларын карап тәрбияләү иң уңайлы агротехник срокларда башкарылды, урман питомникларында эшләр төгәлләнде, орлыклар җыеп алынды, 2016 ел урман культуралары өчен туфрак әзерләнде.
Шулай итеп, сыйфат таныклыклары булган урман чималларын һәм орлыкларын әзерләүнең гомуми күләме урман хуҗалыклары буенча 1515,3 килограммга җитте, алардан: Гади нарат – 260,9 кг (шул исәптән – 56 кг яхшыртылган селекция категориясендәге гади нарат орлыгы), Европа чыршысы – 301,3 кг, Себер карагачы – 53 кг, Каен – 639,5 кг, Дардар агачы – 150 кг.
Декоратив токымнардан 110,6 кг орлык һәм башка куаклыклар (агачсыман сары сәрви агачы, кансыман-кызыл дүләнә, җыерчыклы роза, балан яфраклы пузыреплодник, виргин шомырты, гади чия, татар зелпесе) әзерләнде.
Хәзерге вакытта ботаклы имән, Европа чыршысы, гади нарат, декоратив токым һәм башка куаклык орлыкларын әзерләү эшләре дәвам итә.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында “Яшә, урман!” Бөтенроссия көзге табигатьне саклау акциясенә йомгак ясалды, әлеге чара көннәрне беренче тапкыр катырганчыга кадәр дәвам итте. Агач утырту эшләрендә республикада яшәүче 157 меңнән артык кеше катнашты, 497 гектардан артык мәйданда төрле ассортиментлы 1,6 миллион данә үсенте утыртылды.
Министрлык агач утыртуда ярдәм иткән һәм катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерә – шул рәвешле без барыбыз да табигатьне саклау һәм балаларыбызның киләчәге турында кайгыртабыз, алар чиста һава суларга тиеш!
Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге дәүләт инспекторлары тарафыннан урман массивларында 35 мәртәбә рейд үткәрелде, алар барышында инспекторлар каты көнкүреш калдыкларын хокуксыз урнаштыруның 9 очрагын ачыклады, хәзерге вакытта бу урыннарның 7се бетерелде.
Акция барышында урман фондында урнашкан 99 аншлаг, панно һәм башка кече архитектура рәвешләре төзекләндерелде. 29 чишмә чистартылды һәм корылды.
Россия һәм Германия галим-урманчыларының соңгы семинарында ике – “Ботаклы имән һәм вак яфраклы юкәләрнең катнаш утыртмаларын оптимальләштерү” һәм “Татарстан Республикасында агач плантацияләре булдыру һәм алардан файдалану” проектлары турында сөйләштеләр.
Проектларны тормышка ашыру өчен Кайбыч урманчылыгының имән утыртмаларында сынап карау буенча исәпкә алу мәйданчыклары булдырылды, аларда хәзерге вакытта Урман хуҗалыгы министрлыгыннан һәм Дрезден университетыннан ике белгеч эшли, шулай ук Саба урманчылыгында 2016 елга усак һәм каен плантацияләрендәге сынап карау мәйданнары өчен урыннар билгеләнде.
Семинар һәм эшлекле очрашуларның нәтиҗәсендә Урман торгызу өлкәсендә уртак алман-Россия проектлары чараларын тормышка ашыру буенча беркетмә имзаланды.
Проектлар өстендә алга таба эшләү инде Германиядә дәвам иттереләчәк, анда ноябрь аенда Министрлык делегациясе оча.
“Балтач” дәүләт табигый комплекслы тыюлыгы инспекторлары тарафыннан, Карадуган урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә, 100 данә нарат үсентесе утыртылды. Бер үк вакытта тыюлыкта 3 гектар мәйданда җыештыру эшләре дә башкарылды. Тыюлык инспекторлары – мәктәптәге еш кунак, алар биредә мәгърифәтчелек дәресләре алып бара һәм экологик мәдәният буенча конкурслар үткәрә, үз чиратында, мәктәп укучылары “Балтач” ДТКТ территориясендә үткәрелә торган табигатьне саклау акцияләрендә катнаша.
Урманнарда янгын куркынычы янаган чор узган елга караганда иртәрәк тәмамланды. Бу көзге яңгырлы һава торышының иртәрәк килүе белән аңлатыла, шуның аркасында урманнар дым белән туенды. Апрельдән башлап октябрьгә кадәрге чорда урманнарны саклау һәм яклау буенча барлык планлаштырылган чаралар үткәрелде. 23 янгын-химия станциясе эшкә җигелде, урманнарны җир өстендә һәм һавадан торып күзәтү оештырылды.
Урманнарда янгыннарны сүндерү буенча җыелма план нигезендә 2015 елда Татарстан Республикасы территориясендә урман-янгын формированиеләренең саны 814 кешегә җитте, аларның 253се – даими нигездә, урман янгыннарын сүндерү җитәкчеләре – 22 кеше һәм 1023 берәмлек техника.
Урманнарда янгыннарны сүндерү буенча җыелма планда шулай ук урманнардан файдаланучы һәм файдаланмаучы оешмаларның 5638 кешедән торган, 2002 берәмлек төрле техника белән тәэмин ителгән көчләрен һәм чараларын (ирекле янгын сагы һәм башка оешмалар) җәлеп итү күздә тотылды. Халык белән ММЧ ярдәмендә актив эш алып барылды.
Хәзерге вакытта Татарстан имәнлекләре 193,1 мең гектар мәйдан били яки барлык урман мәйданнарының 15 процент өлешендә урнашкан. Узган гасырның кырыгынчы һәм җитмешенче елларындагы кышларда имәнлекләр кибеп, утыртмаларның мәйданнары киметелгәннән соң 350 яшьтән олы булган, 1,5 метр юанлыктагы кәүсәле имәннәр бары тик Кайбыч урманчылыгы урманнарында гына сакланып калган.
Тәҗрибәдән күренгәнчә, урман хуҗалыгын фәнни эшләнмәләрне гамәлдә файдаланмыйча гына алга таба үстерүе мөмкин түгел. Имәннәрне торгызу буенча республика программасында “Кайбыч махсус орлык урман хуҗалыгы”нда имәннең бердәм генетик-селекция комплексы объектлары булдыру, плюс утыртмаларын, плюс агачларын ачыклау исәпкә алынган, имән буенча даими орлык базасы булдыру юнәлеше билгеләнгән.
Министрлыкның белгечләр төркеме Европа илләрендә, шул исәптән Германиядә сабаклы, ябык тамыр системалы һәм чикләвекләре озак саклана торган имәннең утырту материалын үстерү буенча иң яхшы дөньяви технологияләрне өйрәнде.
Кайбыч, Тәтеш һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыкларындагы имәнлекләрне өйрәнү һәм имән урманнарын торгызу мәсьәләләре хакында сөйләшү шул сәбәпле планлаштырылган да иде инде.
Алман галимнәре Саба урманчылыгының урман хуҗалыгы белән танышты инде, алар Татарстан белгечләре белән плантацияләр өчен утырту материаллары бирү мөмкинлеге хакында сөйләштеләр, Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәген карадылар һәм усак, каен һәм тал плантацияләрендә булдылар.