Чемпионатта катнашучылар 55 номинация буенча осталык күрсәтә торган конкурс мәйданнары “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә урнашкан. Татарстан башкаласына 536 катнашучы һәм 486 эксперт килде. Россиялеләрдән тыш, чемпионатта Беларусь, Казахстан, Израиль, Финляндия һәм Марокко командалары катнаша. WorldSkills Russia чемпионатының финалы 23 майга билгеләнгән. 21 майда исә Лубян урман-техник колледжы командасының мастер-классы була, алар харвестерларда һәм форвардерларда эшләп күрсәтәчәк.
“Парклар маршы” акциясе кысаларында Әгерҗе районының барлык мәгариф оешмаларында тематик күргәзмәләр, балаларның рәсем һәм фото конкурслары, бәйрәм чаралары, өмәләр, агач утыртулар үткәрелде.
Балалар һәм олылар, педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре, ел саен йөзләрчә агач һәм куак утыртып, авылларны яшелләндерүгә өлеш кертәләр. Мәктәп балалары һәм дәүләти тыюлык эшчәннәре көче белән, Татарстанның Парклар һәм скверлар елына багышлап, паркларны төзекләндерү буенча күп эшләр эшләнде.
“Кичкетаң” дәүләти табигать тыюлыгы инспекторлары, Ә.Г.Фәйзуллин җитәкчелеге астында, районның күп кенә мәктәпләрендә булып, “2015 елгы Парклар маршы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантаналары үткәрделәр.
Россия Федерациясенең Кырым эшләре министры урынбасары Андрей Соколов җитәкчелегендәге Россия Федерациясенең Кырым эшләре министрлыгы һәм Кырым федераль округы вәкилләре делегациясе Татарстанга эш визиты белән килде.
Делегация составында Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре министрлыклары һәм тармаклары вәкилләре дә бар.
Хезмәттәшлек кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Кырымның Бакчасарай районы урманчылары белән уртак чаралар үткәрә. Августта Татарстан делегациясенең ярымутрау урман хуҗалыкларына баруы каралган, анда агач утыртулар, безнең республикадан китерелгән утырту материалы белән эш итү буенча консультацияләр күздә тотыла.

“Уылдык чәчү” табигать саклау акциясе башыннан алып дәүләти тыюлыклар инспекторларына беркетелгән Идел-Кама бассейны акваториясендә 110 рейд үткәрелеп, шуларда РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 18.11.2014 № 453 боерыгы белән расланган Балык тоту кагыйдәләр бозуның 74 очрагы ачыкланды. 67 тоту коралы йолып алынды. 22 административ эш һәм 5 җинаять эше кузгатылды.
Татарстанның дәүләти урман инспекторлары һәм әйләнә-тирәлекне саклау инспекторлары урман массивларында рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары ташлауны ачыклау һәм булдырмау буенча рейдлар үткәрә. Нәтиҗәдә РФ КоАП 8.31 ст. буенча административ хокук бозулар турында 5 физик затка, РФ КоАП 8.39 ст. буенча 1 физик затка карата беркетмәләр төзелгән. 14.14 мең сумлык штрафлар салынган. Әлегәчә 5174 кв.м мәйданда 67.7 кубометр күләмле 28 чүплек бетерелгән.
Аннан тыш, урман юллары, трассалары буйларындагы 891.8 га мәйданнан 2591.9 кубометр коры-сары җыештырылган.

13 майда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләти табигать тыюлыклары инспекторлары “Бердәм экологик дәрес” республика акциясен үткәрде. Аның максаты – экологик белемнәрне пропагандалау, яшь буында табигатькә сак караш тәрбияләү, дөньяга экологик караш формалаштыру иде. Акциядә Татарстанның 14 урта мәктәбендә укучы 300ләп бала катнашты.
“Уылдык чәчү” табигать саклау акциясе башыннан алып дәүләти тыюлыклар инспекторларына беркетелгән Идел-Кама бассейны акваториясендә 72 рейд үткәрелеп, шуларда РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 18.11.2014 № 453 боерыгы белән расланган Балык тоту кагыйдәләр бозуның 55 очрагы ачыкланды. 38 тоту коралы йолып алынды. 15 административ эш һәм 2 җинаять эше кузгатылды.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Рослесхоз үткәргән бу конкурс Тверь өлкәсендә 18-22 майда уздырыла. Үз эшләрен 90нан артык кеше, шул исәптән Татарстаннан ике кеше: “Табигать варислары” Арча мәктәп урманчылыгыннан Илназ Шәяхмәтов (“Урман белемнәре” номинациясендә “ТР Арча урманчылыгы шартларында чыршы үсентеләренең һәлакәтле табигать күренешләренә тотрыклылыгы” эше белән) һәм Лубян урман-техник колледжы студенты Павел Алексеев (“Урман хуҗалыгында һөнәри эшкә әзерлек” номинациясендә “Себер карагаеның экологик функцияләрен бәяләү һәм аларны яхшырту буенча ТР Алабуга урманчылыгында үткәрелгән чаралар” эше белән) яклаячак.
2014 елда “Үсенте” конкурсында Гран-прины Арча урманчылыгыннан Марат Зәйнуллин яулаган иде (хәзер ИФУ студенты). Ул Халыкара “Үсенте” конкурсында да Россиядән катнашты, анда да беренчелекне алды.