Арча урманчылыгы тарафыннан Лубян урман-техник көллиятенә абитуриентлар өчен үзәкләштерелгән сәфәр оештырылган.
Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
2024 елның 24 июленнән 26 июленә кадәр Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында ТР мәктәп урманчылыкларының VII «Урманнар һәм инновацияләр» слеты узачак.
Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре дәвам итә.
«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино кишәрлегендәге 20, 38, 70 һәм 71 кварталлар территориясендә санкцияләнмәгән чүплеккә тап булганнар һәм әлеге урынны тәртипкә китергәннәр.
Татарстан Республикасында Арча һәм Кама урманчылыклары урман фонды территориясендә урманнарны тәртипкә китерү эшләре дәвам итә.
Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре квалификация күтәрү курслары уза.
19 июльдән «Төрле төстәге тамчылар» балалар өчен бөтенроссия рәсем конкурсына эшләр кабул ителә башлый.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районына эш визиты белән барды.
Бүген «School bus» балалар үсеше үзәге каршындагы лагерьда тәрбияләнүчеләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар.