Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлеген тикшерде.
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Урман тармагы ветераннары» рубрикасы дәвам итә.
2020 елның 6 нчы апреленнән башлап Татарстан Республикасында урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чор гамәлгә керде.
«Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәүгә кереште.
Россия Федерациясендә барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә «Урман – безнең төп мәнфәгать» россиякүләм балалар рәсем конкурсын үткәрү вакыты үзгәргән. Исегезгә төшерәбез, аны «Россия урманнарны яклау үзәге» ФБУ оештыра.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы командасы белән берлектә Yardam.ru порталын эшләтеп җибәргән, анда коронавирус йогышы таралу сәбәпле изоляция шартларында торган республика халкы өчен санлы сервислар һәм хезмәтләр күрсәтү турында мәгълүмат тупланган.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Урман тармагы ветераннары» дигән яңа рубрика башлап җибәрә.
Россия кошларны саклау берлеге иң яхшы сыерчык оясы буенча VIII интернет-конкурста катнашырга чакыра.
Татарстан Республикасында урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эшләре тәмамланды. Ул 2020 елның 6 нчы апрелендә башланачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы Цифрлы нигездә үзгәртеп кору үзәге һәм Ак Барс Цифрлы технологияләр командасы белән берлектә үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында өйдән чыкмыйча гына цифрлы пропуск алу өчен сервис эшләгән һәм эшләтеп җибәрде.