Бүген Сколковода "Чиста ил" форум-күргәзмәсе кысаларында узган Россия Табигать министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә "Экология" илкүләм проекты буенча 2019 елга нәтиҗәләр ясалды, шулай ук аны алга таба гамәлгә ашыру перспективалары буенча фикер алышынды.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.
Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасында агач материалларын законсыз әзерләүне, транспорт белән ташуны, эшкәртүне, сатуны һәм экспортка җибәрүне кисәтү һәм чикләү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында тармак белгечләренең квалификациясен күтәрүгә зур игътибар бирелә. 2019 ел башыннан бирле 96 кеше – Министрлык, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләре курсларда катнашкан.
Бүген Министрлыкта республиканың урман фонды территориясендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
"Минем Россиям" балаларның россиякүләм рәсем конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны "Петербург мирасы һәм перспектива" РОФ оештыра.
Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне координацияләү буенча видеоконференция режимында штаб утырышы булып узды.
Бүген Министрлыкта республиканың урман фонды территориясендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ хезмәткәрләре 12-13 декабрьдә Мәскәүдә узган"Урман хуҗалыгы комплексына идарә итүдә инновацияле технологияләр" дигән россиякүләм семинар-практикумында катнашты. Чара Мәскәү өлкәсе Урман хуҗалыгы комитеты тарафыннан 2020 елгы янгын хәтәре янаган чорга әзерлек кысаларында оештырылган иде.
"Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре урман тармагы ветераны, Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Зәйтүнә Мөхәмәтшина янында булдылар һәм аны 95 яшьлек юбилее белән котладылар.