Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Иҗтимагый советы рәисе Илгиз Зарипов һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторының әйдәүче консультанты Эльвира Зыятдинова В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында узган халыкара катнашулы "Коррупциягә каршы көрәш диалектикасы" IX Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
"Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы" ТР ДБУ белгечләре төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү планын үтәгән.
"Чирмешән урманчылыгы" ДКУ һәм "Чирмешән урман хуҗалыгы" ДБУ тарафыннан Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган семинар-киңәшмә уздырылды.
Бүген Министрлыкта 2019 елның 3 кварталында федераль дәүләт урман күзәтчелеге (урман сагы) өлкәсендә хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында гавами фикер алышу булды.
Бүген, 2019 елның 28 ноябрендә, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе эксперты Юрий Лихачев катнашында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара узды.
Лубян урман-техника көллиятендә Көллият укучылары спартакиадасы кысаларында кызлар арасында волейбол ярышлары тәмамланды. Соңгы уеннар иң дулкынландыргыч булды, катнашучылар тыныч булырга, ашыкмаска һәм хаталар ясамаска тырышты.
"Чирмешән урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре "Халыкара инвалидлар көне" кысаларында "Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат-йорты"нда булдылар.
Болгар урманчылыгы хезмәткәрләре Болгар шәһәренең 2 нче урта мәктәбендәге "Чиста булачак" мәктәп урманчылыгында укучылар өчен ачык дәрес үткәрде.
26нчы ноябрьдә Мамадыш шәһәрендә республика студентларының "Татарстан Республикасының беренче курс студенты көне-2019" иҗат фестивале гала-концерты узды.
"Чирмешән урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Чирмешән лицееның "Лесовичок" мәктәп урманчылыгы белән берлектә кошлар өчен җимлекләр ясау һәм элү буенча чара үткәрде.
Лицейның мәктәп яны агачларына 6 яңа җимлек урнаштырылды.