Девәтернә кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Ирек Камаев быел Татарстан Республикасы Әгерҗе районының Л.Айтуганов исемендәге Девәтернә урта мәктәбендә оештырылган "Яшь урманчылар" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче укучылар белән ачык дәрес үткәрде.
Лубян урман-техника көллиятендә Көллият укучылары спартакиадасы кысаларында яшүсмерләр арасында баскетбол ярышлары тәмамланды.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – 4 курс җыелма командасы
2 урын – 21 урман хуҗалыгы төркеме
3 урын – 12 урман хуҗалыгы төркеме
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Лубян көллияте хезмәткәре Ленар Фазлыев инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" V илкүләм чемпионатында Татарстан Республикасыннан катнашты һәм 2 нче урынны алды (тренер – Наил Сираҗетдинов, административ хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары).
18-20 ноябрь көннәрендә "Идел" яшьләр үзәгендә "Профессионаллар лигасы" һөнәри белем бирү оешмалары студентлары үзидарәсе лидерлары өчен республика белем бирү программасы узды. Анда бөтен республикадан 78 һөнәри белем бирү оешмасыннан 93 укучы, шул исәптән Лубян урман-техника көллияте студенты Татьяна Антропова да катнашты.
"Нурлат урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре түләүсез нигездә вакыты билгенеп файдалану хокукында файдаланыла торган урман кишәрлекләрен (умартачылыкларны) тикшерү эшен алып бара. Бүгенге көндә 5 урман кишәрлеге тикшерелде. Бу эш дәвам иттереләчәк.
Лубян урман-техника көллиятендә Удмурт Республикасы Кизнер төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары булып китте.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясенә йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, ул 2019 елның 16 сентябреннән 16 ноябренә кадәр узган иде.
Менә ул ҖИҢҮ! Лубян урман-техника көллияте студентлары Анастасия Андреева һәм Никита Капустин (тренер – Наил Сираҗетдинов) кебек яшь профессионаллар төбәкнең World Skills һөнәри осталык чемпионатында, "Ландшафт дизайны" компетенциясендә Татарстанның иң көчле командалары арасында барган гадел көрәштә җитезлек күрсәтеп, 2 нче урынга лаек булганнар.
2019 елның 28 ноябрендә, 11.00 сәгатьтә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында агымдагы елның 3 кварталында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышу булачак.
Чирмешән урманчылыгы хезмәткәрләре Чирмешән муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләрендә урманнарга сакчыл караш һәм аларны саклауга багышланган дәресләр оештырды.