Бүген Казанда Казан дәүләт аграр университетының агрономия факультетының 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
"Алабуга урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Инвалидлар декадасына кушылды.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч һөнәри берлек оешмасы җыелышы булып узды. Чарада Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Лениногорск районы Сугышлы мәктәбендә "Урман әкияте" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар экология һәм энергияне саклау нигезләре турында белде. "Бергә матуррак һәм кызыклырак итеп!" темасына сыйныф сәгатен берләшмә җитәкчесе, биология һәм химия укытучысы Фәния Әхмәтова үткәрде.
2019 елның 11 аенда Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) һәм федераль дәүләт янгын күзәтчелеген гамәлгә ашыру эшенә йомгак ясалды.
Кукмара муниципаль районының Лубян авылында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада дәвам итә. Аның кысаларында шахмат-шашка турниры узды, анда 40тан артык кеше катнашты.
Ютазы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары "Кошларга кышларга булышыйк!" дигән экологик акция үткәрде. Аны "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар оештырды.
2019 елның 14 нче декабрендә КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультетында Ачык ишекләр көне узачак.
Мәктәп урманчылыклары белән эшләү кысаларында "Шәһәр яны урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесендә беренче тапкыр яңа смена – Казан шәһәренең 84 нче мәктәп укучылары төркеме булып китте.
12нче декабрьдә, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне узачак.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 37а йорт.