ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2019 ел
дүшәмбе

Узган атнада "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ базасында "Диләнкеләрне аерып чыгарганда һәм таксацияләгәндә эшләрне норматив, техник һәм хокукый тәэмин итү" программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды. Республиканың Арча, Исләйтар, Әгерҗе, Бөгелмә, Биләр, Әлмәт, Аксубай һәм Лаеш урман хуҗалыгыннан 13 урман остасы белем эстәде.

Узган атнада Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман законнары бозылуның 38 очрагы, шул исәптән Мамадыш, Тәтеш һәм Нурлат урманчылыклары урман фонды территориясендә законсыз рәвештә урман утыртмалары кисүнең 3 очрагы ачыкланган. Урман фондына китерелгән зыян күләме 3,8 мең сум, дип бәяләнә.


25
май, 2019 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасында "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе узды. Казан шәһәрендә ул ике мәйданчыкта – республика клиник хастаханәсе каршындагы урман биләмәләрендә һәм Дәрвишләр балалар интернат-йорты янында узды. Чарага 400 артык кеше җыелды.


24
май, 2019 ел
җомга

"Азнакай урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе һәм "Азнакай урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре 9 нчы урта мәктәпнең һәм Азнакай шәһәре гимназиясенең тугызынчы сыйныф укучылары өчен "Агач көне" үткәрде.

"Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" хезмәткәрләре урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы эшләренә кереште.

2019 елның 25 маенда Казан шәһәрендә "Татарстанның чиста урманнары" республика табигатьне саклау акциясе узачак.


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов эш визиты белән Алабуга муниципаль районында булды.

Бүген Казан шәһәрендә "Яшь профессионаллар" VII Илкүләм чемпионаты (WorldSkills Russia) финалының өченче, тәмамлану көне уза. Ярышлар 6 мәйданчыкта, шул исәптән "Казан Экспо" Халыкара күргәзмәләр үзәге базасында үткәрелә.

Бу атнада Татарстан Республикасында экологик белем бирү буенча IX Бөтенроссия педагогик идеяләр фестивале уза. Форум программасына пленар утырышлар, тематик семинарлар, экологик белем бирү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу буенча конференцияләр кертелгән. Чара "Экошкола/Зеленый флаг" халыкара программасы кысаларында оештырылган, аңа 200 артык белем бирү оешмасы кушылган.

Татарстанда язгы урман культуралары сезоны тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International