Бүген Министрлыкта "2018 елда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында" темасына киңәйтелгән коллегия утырышы узды.
ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ белгечләре Әгерҗе муниципаль районы халкы арасында урманга карата сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән аңлату эшләрен алып бара.
"На старт, эко-отряд!" россиякүләм экология конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итү дәвам итә
Татарстан Республикасында "Чыршы" операциясе дәвам итә.
Кичә, 25 декабрьдә, ТР “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова Ютазы муниципаль районы учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән киңәшмәдә чыгыш ясады.
"Ютазы УББМ" МБМУ "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында катнашучылар башлангыч сыйныфларда укучылар арасында "Кышын кошларны ашатыгыз" һәм "Яшә, чыршы" конкурсларын уздырды. Конкурс шартлары буенча конкурсантлар җимлекләр һәм сыерчык оялары әзерләү, шулай ук яңа ел композицияләре һәм кул эшләнмәләре ясау буенча үзләренең осталыгын күрсәтте.
Узган атна азагында ТР Буа муниципаль районының "Ял үзәге" МБУ базасында Казан дәүләт аграр университеты вәкилләре чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. Чарада муниципаль район башлыгы Марат Җәббаров, вуз ректоры Айрат Вәлиев, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Людмила Пухачева, ТР "Буа урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе Илнар Гатауллин һ.б. катнашты.
Лубян урман-техника көллиятендә өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды, аның барышында беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Аны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Чарада министрның урынбасарлары, Министрлыкның профиль бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.
Татарстан Республикасында "Чыршы" операциясе дәвам итә.