Татарстан Республикасында “Чыршы” ведомствоара оператив-профилактика чарасына йомгак ясалды.
Хөрмәтле Рәис Кәлимуллович!
Ихлас күңелдән Сезне гомерегезнең вакыйгалы датасы – 55 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез!
Түбән Кама шәһәрендә җиденче мәртәбә “Табигать һәм без” экологик фестивале булды. Барча Татарстаннан 60 мәктәп укучысы төрле иҗади номинацияләрдә җиңүче һәм призер булды.
Хөрмәтле урманчылар, урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре, Татарстан Республикасы урман тармагы ветераннары!
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне якынлашып килүче Яңа 2019 ел белән котлыйм!
“Тәтеш шәһәренең “Сказка” катнаш төрдәге балалар бакчасы” МБМББУ тәрбияләнүче балалар “Яшә, чыршы!” экология акциясенә кушылды. Әлеге акция балаларда һәм өлкәннәрдә экологик аң һәм культура тәрбияләү, табигатькә карата сакчыл караш пропагандалау, чыршыларны кисү проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм яраксыз материалларны икенчел куллану мөмкинлекләре хакында аңлату өчен уздырыла.
“ТР Әгерҗе ш. 2 нче УББМ” “Сакчыл куллар” МБМУ мәктәп урманчылыгында катнашучылар “Чыршы-2018” Россиякүләм табигать саклау акциясе кысаларында “Чыршы – бүләккә сувенир!” декоратив-кулланма иҗат конкурсында катнашты.
Казан дәүләт аграр университетының Механикалаштыру һәм техник сервис институты базасында “Минем кече Ватаным” яшь уйлап табучылар олимпиадасы кысаларында семинар булды. Анда университет бүлекчәләре студентлары Казан ш. укучыларына фәнни эшләнмәләрен һәм казанышларын күрсәтте.
Татарстан Республикасында "Чыршы" операциясе дәвам итә. Аның кысаларында ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ дәүләт урман инспекторлары ТР буенча ЭЭМ территориаль бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә ТР Менделеевск һәм Тукай муниципаль районнары территорияләрендә чыршы кискән өч гражданинны тоткарлады.
Кичә, 27 декабрь көнне, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында "Таксация һәм урман тармагы икътисады" кафедрасының читтән торып укучы студентларына дипломнар тапшырылды. Югары һөнәри белем турында дипломнарны 426 нчы төркем вәкилләре - барлыгы 9 кеше алды. Аларны факультет деканы Людмила Пухачева тапшырды.
“Чуаш Кичүе УББМ” МБМУ “Росток” мәктәп урманчылыгында катнашучылар мәктәп укучылары өчен “Чыршыны саклагыз” дигән театральләштерелгән тамаша куйды. Киемнәрдән киенеп, балалар урман, анда тереклек итүче җан ияләре турында, урманның әйләнә-тирә мохиткә булган йогынтысы, урман ресурсларын саклауның һәм арттыруның әһәмияте турында сөйләделәр.