Кичә, 10 гыйнвар көнне, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юл буе яклагыч урман полосаларын карап тоту һәм саклау кагыйдәләрен эшләү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды.
Быелның 10 гыйнвар көнендә Киров өлкәсенең Нократ Аланы районының Урта Шөн авылындагы боз мәйданчыгында Лубян урман-техника көллияте белән Урта Шөн авылы командалары арасында хоккей буенча дусларча ярышлар булды. Матч йомгаклары буенча 4кә 3 исәбе белән көллият командасы җиңү яулады.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды, анда уздырылган эшкә йомгак ясалды һәм киләсе чорга бурычлар билгеләнде. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Чарада министрның урынбасарлары, Министрлык бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.
Кичә, 9 гыйнвар көнне, ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ Красный Бор кишәрлеге урманчылыгы белгечләре "Красный Бор УББМ" МБМУ "Экоборцы" мәктәп урманчылыгында катнашучылар белән очрашты. Очрашу барышында узган елдагы уртак эшкә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде.
Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында урманчылык һәм урман культуралары кафедрасының читтән торып укучы студентларының диплом эшләре якланды. Комиссия составында факультет деканы Людмила Пухачева, урман тармагында таксация һәм икътисад кафедрасы мөдире Айрат Сабиров һ.б. катнашты.
Бүген Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ Матюшино кишәрлеге урманчылыгында булды. Аның белән бергә министр урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров, эшләр белән идарә итүче Илгизәр Зарипов һ.б. йөрде.
Иртәгә, 10 гыйнвар көнне, башкалада яңа ел чыршыларын кабул итү буенча ике пункт ачыла, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте. Теләге булган һәркем хезмәтен үтәгән "яңа ел бәйрәмнәре символы"н (чыршы, нарат, пихта, чыршы ботагы) китереп, махсус контейнерга урнаштырырга мөмкин.
Балаларның халыкара экологик "Табигатьне сакла" плакат конкурсына заявкалар кабул итү дәвам итә. Чараны оештыручы - "Ясная Поляна" Л.Н.Толстой музей-утары" дәүләт мемориаль һәм табигать тыюлыгы.
"На старт, эко-отряд!" россиякүләм экология конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итү дәвам итә.
Татарстан Республикасында гомуми белем бирү учреждениеләре базасында мәктәп урманчылыкларын оештыру юнәлеше актив үсеш ала. Хәзерге вакытта шундый 40 артык берләшмә оештырылган, аларда 1200 артык кеше исәпләнә. Тәрбияләнүчеләрнең уртача яше 14 яшь тәшкил итә.