ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында киләсе янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек башланды.
Саба муниципаль районының "Лесхоз УББМ" МБМУ "Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында катнашучы балаларның җыелышы булды. Балалар узган ел эшенә йомгак ясады һәм 2019 елга булган бурычларны билгеләде.
Урман хуҗалыгы федераль агентлыгында 2018 елда ЛесЕГАИС системасы эшенә йомгак ясалды.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсен уздырды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Чарада министрның урынбасарлары, Министрлыкның профиль бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.
2018 елда "Урманнарны торгызуга дәүләт мониторингы" дәүләт йөкләмәсен үтәү кысаларында "Рослесозащита" ФБУ филиалы - "Татарстан Республикасы Урман яклау үзәге" белгечләре урман үсемлекләренең 50,8 мең кг артык орлыгын әзерләгән.
"Ютазы УББМ" МБМУ "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында һәм "Юнармия" россиякүләм хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучылар "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясен уздырды. Акция кысаларында балалар мәктәп территориясендә кошлар өчен җимлекләр элде.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Рослесинфорг" ФДБУ Казан филиалы эше белән танышты. Министр кабинетларны, гаражны, хезмәткәрләр тулай торагын карады һәм учреждение коллективы белән аралашты. Карау барышында филиал директоры Айрат Йосыпов аңлатмалар биреп барды.
2019 елның 21 мартында Санкт-Петербургта "Урта мәктәптә экологик белем бирү" VII Халыкара конференция-курсы булачак. Чарада катнашу өчен гомуми белем бирү учреждениеләреннән һәм һөнәри белем бирү оешмаларыннан өлкән сыйныфларда укучылар (чыгарылыш укучылары) чакырыла.
2019 елда Россия Федерациясе Урман кодексын камилләштерүгә юнәлдерелгән берничә закон үз көченә керәчәк