21 декабрь көнне Йошкар-Ола шәһәрендә "Мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге эчтәлеген яңарту" төбәкара конференциясе узды. Чараны Мари Иле Республикасының Табигать ресурслары, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министрлыгы, "Балалар экология-биология үзәге" ББИ ДБМУ һәм "Урман сагы" АКО оештырды.
Яңа ел алдыннан ТР "Азнакай урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре Азнакай районы, Сәпәй авылында сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр янында булды. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп, гаиләләргә бүләкләр һәм киләсе бәйрәм символы булган тере чыршы агачын бүләк иттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тармак ветераны Людмила Добрынина янында булды һәм аны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Ул юбилярга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасында "Чыршы" операциясе уздырыла. Әгерҗе муниципаль районында ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре ылыслы яшь агачларны саклауны тәэмин итә.
ТР "Лубян урманчылыгы" ДКУ белгечләре "Лубян урта мәктәбе" МБМУ укучылар өчен "Табигать экологиясе һәм анда яшәүчеләр" темасына конференция уздырды.
Татарстанда "ЭКОлидер" республика конкурсына йомгак ясалды. Исегезгә төшерик, әлеге конкурс ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан быелның 1 сентябреннән 15 ноябренә кадәр уздырылды.
Бүген Министрлыкта "Яшел Үзән фанера заводы" ГАҖ һәм "Идел буе фанера-мебель комбинаты" ҖЧҖ фанера чималын әзерләү һәм китертү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, "Яшел Үзән фанера заводы" ГАҖ һәм "Идел буе фанера-мебель комбинаты" ҖЧҖ директорлар советы рәисе Александр Когогин, министр урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров һ.б. катнашты.
Кичә, 19 декабрь көнне, Лубян урман-техника көллияте студентлары, "урман һәм урман-парк хуҗалыгы" белгечлеге буенча белем алучылар, "Алабуга" МИЗ территориясендәге Kastamonu компаниясенең агач эшкәртү заводында булдылар. Балалар өчен экскурсияне предприятиенең чимал һәм агач материалы сатып алу, кабул итү департаменты башлыгы Рәүф Гәрәев уздырды.
Агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Моннан тыш, агачны законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш, әлеге зыян киселгән агачның токымына һәм аның үсү шартларына, урманнарның яклану категориясенә карап билгеләнә.
Бүген парламент утырышлары залында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш кырык дүртенче утырышы булды. Көн тәртибенә барлыгы 22 мәсьәлә чыгарылган иде, шул исәптән 10 республика закон проекты һәм 7 федераль закон проекты.