ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре "Чыршы" ведомствоара оператив-профилактика чарасын уздырырга әзер.
Бүген Министрлыкта FSC системасы буенча урман сертификациясенә контроль аудит йомгаклары буенча тәмамлау җыелышы узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары – Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров, Министрлык хезмәткәрләре, “Урман сертификациясе” ҖЧҖ белгечләре – Роман Домбровский һәм Николай Сташкевич катнашты.
ТР “Тәтеш урманчылыгы” ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Юрий Малькин Кама Тамагы муниципаль районы учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре катнашындагы киңәйтелгән утырышта чыгыш ясады.
Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында "Чыршы" оператив-кисәтү чарасы мәсьәләләре һәм 2018 елда урманчылыклар һәм урман хуҗалыклары эше нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Киңәшмәдә министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре, республиканың урманчылык җитәкчеләре һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсен уздырды, анда беркетмә күрсәтмәләрен үтәү барышы каралды. Чарада министр урынбасарлары, Министрлыкның профильле бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
"Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы катнашучылары "Яшә, чыршы" экологик акциясен уздырды. Яңа ел алдыннан балалар Ютазы авылы халкына ылыслы агачларны саклау зарурлыгы турында агитация материаллары таратты.
Бүген ведомствода ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Иҗтимагый совет рәисе Евгений Гуськов, Министрлык хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.
Узган атна азагында Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында Ачык ишекләр көне узды.
2018 елның 12 декабреннән 15енә кадәр “С.М.Киров исемендәге Санкт-Петербург дәүләт урман-техника университеты” ЮББ ФДБМУ базасында “Урман хуҗалыгы комплексы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен инновацияле системалардан файдалану” программасы буенча урман хуҗалыгы белгечләренең квалификациясен үстерү курслары узды.
Бүген Иннополис университетында GIS Tech Russia геомәгълүмат технологияләре турында конференция ачылды. Форумга геомәгълүмат системаларын эшләү һәм кертү буенча әйдәп баручы белгечләр, дәүләт хакимияте органнары һәм илнең тармак компанияләре вәкилләре җыелды. Конференция чараларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре - Фәнил Әһмәдуллин, Рамил Гыйльманшин, Наил Мирсияпов һәм Артем Макаров катнаша.