Бүген Вологда шәһәрендә Халыкара урман форумы ачылды. Анда ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров эш сәфәре белән катнаша.
Лубян урман-техника көллияте базасында “Урман янгыннарын сүндерү” программасы буенча белгечләрнең квалификациясен үстерү курслары уздырыла. Барлыгы 14 кеше уку уза.
Татарстанның урман хуҗалыгы белгечләре республиканың мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри ориентация буенча актив эш алып бара. Әйтик, ТР “Әгерҗе урманчылыгы” ДКУ Девятерня кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы Ирек Камаев Иске Эсләк авылы балалар бакчасында “Кошлар – кешенең дуслары” темасына дәрес уздырды.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды, анда йөкләмәләрне үтәү барышы турында сүз барды, шулай ук киләсе чорга бурычлар билгеләнде. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Фикер алышу барышында министр урынбасарлары һәм Министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары катнашты.
ТР "Өйрәнү-сынау Саба урман хуҗалыгы" ДБУ микроклональ вегетатив үрчетү лабораториясендә республика урманнарыннан сайлап алынган тиз үсүче, җимеш бирүче, авыруларга тотрыклы агач үсемлекләре формаларын арттыру эшләре дәвам итә. "Мондый тикшеренүләр урман утыртмаларының продуктивлылыгын арттыру максатларында уздырыла", - дип сөйләде лаборатория мөдире урынбасары Наил Ханов.
ТР "Яшел Үзән сынау урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре Яшел Үзән урманчылыгы урман фонды территориясендә ылыслы токым күркәләрен җыя.
ТР "Зәй урманчылыгы" ДКУ яңа җитәкче-урманчысы билгеләнде – Ирина Забродина. Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тиешле боерыкка кул куйды. Учреждение коллективына яңа җитәкче-урманчыны министр урынбасарлары Әмир Бәдертдинов һәм Рәис Гомәров танытты.
Узган атна азагында Лубян урман-техника көллияте студентлары Мари Иле Республикасының Йошкар-Ола ш. "Идел буе дәүләт технологик университеты" ЮББ ФДБМУ Урман һәм табигатьтән файдалану институтында булдылар.
Алабуга муниципаль районы урман хуҗалыгы белгечләре 70 га артык мәйданда ликвид булмаган агачларны җыештырган
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында республика урманчылыклары мәйданнарын үзгәртүне килештерү мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе узды. Чарада ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментының урман реестрын алып баруны һәм җир мөнәсәбәтләрен тикшерүдә тоту бүлеге башлыгы Елена Дымза, "Рослесинфорг" ФДБУ Казан филиалы директоры урынбасары Газинур Камалтдинов, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов һ.б. катнашты.