Кичә, 29 ноябрьдә, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасында агач материалын законсыз әзерләүне, транспортлауны һәм эшкәртүне кисәтү һәм чикләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Александр Разумнов, Татар табигать саклау районара прокуратурасы прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Казан районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Альберт Хәбиров, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Нияз Таҗмиев, ЭЭМ ЮХИДИ территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ Красный Бор кишәрлеге урманчылыгы белгечләре "Красный Бор УГББМ" МБМУ "Экоборцы" мәктәп урманчылыгы әгъзалары өчен "Урман дәресе" уздырды.
Бүген "Татарстан Республикасы учреждениеләре һәм предприятиеләре архивлары эшен оештыру" киңәшмәсе кысаларында "Иң яхшы коммерциясез оешма һәм гавами хакимият органы архивы" һәм "Иң яхшы коммерциясез оешма архивы" конкурсларында җиңүчеләргә грантлар бирү турында тантаналы рәвештә кул куелды. Казан шәһәренең "Биләр Палас" отеле конференц-залында узган чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова һ.б. катнашты.
ТР "Аксубай урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре Чабаксар һәм Аксубай кишәрлеге урманчылыклары питомникларында каен орлыклары чәчте. Барлыгы 0,3 гектардан артык мәйданга 110 кг артык орлык чәчелде.
Татарстанда урман комплексын исәпкә алуның мәгълүмат системасында эшләү буенча онлайн-курслар башланды
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2018 елда "2014-2021 елларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү" программасының "Урманнарны яңадан торгызу" кече программасын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.
Бүген Министрлыкта урман фонды торышын мониторинглау һәм тикшерүдә тоту буенча геомәгълүмат сервисын эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Иннополис университеты вәкилләре катнашты.
Бу көннәрдә Лубян урман-техника көллиятендә яшүсмер командалары арасында баскетбол ярышлары уза. Ярышларда барлыгы 9 команда катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсен уздырды, анда йөкләмәләр үтәлешенең барышы тикшерелде, шулай ук быелның декабренә бурычлар билгеләнде. Чарада министр урынбасарлары, Министрлыкның профиль бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.
Татарстанга эш визиты белән Свердлау өлкәсе делегациясе килде, аңа әлеге төбәкнең Урман хуҗалыгы департаменты директоры урынбасары Владимир Бережнов җитәкчелек итте. Шулай ук аның составында "Лесхозинвест" ҖЧҖ директоры Евгений Жигулин, Урал дәүләт урман-техника университетының урманчылык кафедрасы доценты Антон Оплетаев һ.б. катнашты.