Гадәткә кергән әлеге очрашуларга урман хуҗалыгы техникумының элеккеге директоры Мулланур Гобәйдуллин башлангыч бирде. Быел уку бинасы диварларында көллиятне моннан бер, 10, 20, 30, 40 һәм аннан да күбрәк ел элек тәмамлаган студентлар җыелды.
1921 елдан башлап көллиятне урман хуҗалыгындагы 9 меңнән артык белгеч тәмамлаган, аларның күбесе һөнәрләренә тугры калып, урманчылыкларда, урман тармагы предприятиеләрендә эшли.
Уку йортын 1965 елда тәмамлаучылар 50 еллык юбилей билгеләп үтте. 50 ел элек техникум тәмамлаган 50 студентның 90%ы үзләрен әлеге күркәм хезмәткә баглаган. Аларның 9ы – урман хуҗалыгы директорлары, 18е урман хуҗалыгында баш белгечләр булып эшләгән, 3се галим булган, 2се – Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары. Татарстан Республикасының урман кардәшлегендә аларның исемнәре һәркемгә таныш: Н. Кузнецов, В. Хисамов, В. Гуськов, Ф. Солтанов, Н. Лисов, А. Петров һәм башкалар. Бу очрашуга алар 20 кеше составында килгән иде.
Көллиятнең 1975 елдагы чыгарылыш укучылары уку йортын тәмамлауның 40 еллыгын билгеләп үтте. Очрашуга 26 элеккеге студент килгән иде. Әлеге чыгарылыш составында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров белем алган.
1979 елда тәмамлаучылар тулы составта күреште.
Очрашу кичәсенә Татарстан Республикасыннан, Удмуртиядән, Чиләбе, Свердлау, Киров, Мәскәү өлкәләреннән, Пермь краеннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 600 тирәсе чыгарылыш студенты килде.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин җитәкчелегендәге чыгарылыш укучылары мөгаллимнәренең каберләрен зиярәт кылды, чәчәкләр салды, элеккеге сыйныф җитәкчеләре һәм курсташлары белән очрашты.
Көллият адресына һәм андагы укытучыларга рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясаучы чыгарылыш укучылары катнашкан концерт программасын ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Х.Г. Мусин, Кукмара муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Х. Галиева һәм көллият директоры А.М. Даниловлар ачып җибәрде.
Кичә бәйрәм салюты һәм дискотека белән тәмамланды. Ул онытылмаслык чара булды – хатирәләр һәм яшьлек елларына онытылмаслык сәяхәткә әверелде. Мондый көндә артка карап, үткән елларның иң бәхетле минутларын яңадан кичерү бик тә рәхәт иде.
О. Сидоренко, Лубян урман-техника көллияте директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары
165 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк наратлар Иске Ялан кишәрлеге урманчылыгы территориясендә, Батрас елгасы янәшәсендә үсә. Кызганыч, әмма карт агачлар, яшьләре арту белән, зәгыйфьләнгән һәм корып бара. Урманчы Д. Миндрахманов җитәкләгән Кәләй урманчылыгы комиссиясе урман культураларын тикшерде. Нәтиҗәдә комиссия урман кишәрлеген, өлешчә коры-сарыдан чистартып, чүп-чардан арындырырга дигән карарга килде, шул ук вакытта наратларның гомерен озынайту һәм кишәрлектәге кабатланмас экосистеманы саклау өчен урманчылык хезмәткәрләре хәлләреннән килгәннең барысын да эшләячәк.
Семинар кысаларында мәктәп урманчылыкларының иң алдынгы вәкилләре урман питомникларының эш ысуллары, федераль дәүләт урман күзәтчелеге (урман сагы) нигезләре, урман торгызу чаралары белән танышты.
Балалар өчен мәдәни программа, психологик тренинглар да оештырылган иде. Чаралар “Крутушка” шифаханә комплексы территориясендә урнашкан балалар өчен палаткалы алан базасында узды.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында “Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгының 2015 елның 1 яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре һәм 2015 елның 2 яртыеллыгы өчен бурычлары” темасына коллегия утырышы булды. Киңәшмәне министр Нәзиров Алмас Әмин улы алып барды. Чарада “Урманчылык” дәүләти казна учреждениеләре җитәкчеләре-урманчылары, “Урман хуҗалыгы” (“Лесхоз”) дәүләти бюджет учреждениеләре директорлары, Министрлыкның структур бүлекчәләрендәге башлыклар катнашты.
1 яртыеллыкка куелган дәүләт бурычларын үтәү турында һәм алдагы чорга булган бурычлар, урман хуҗалыгындагы җитешсезлекләр, урманнарны саклау һәм яклау һәм алда башкарыласы чаралар хакында хисап доклады белән министрның беренче урынбасары Мусин Харис Гайнетдин улы чыгыш ясады.
Министр урынбасары Гомәров Рәис Кәлимулла улы “Урман хуҗалыгы” дәүләти бюджет учреждениеләренең хуҗалык эшчәнлегенә анализ ясады.
Шулай ук докладлар белән түбәндәгеләр чыгыш ясады:
дәүләт контрольлеге һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Таҗмиев Нияз Марат улы “Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы 415-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру турында;
финанс, бухгалтерлык исәбе һәм контрольлеге бүлеге башлыгы Булатова Чулпан Гарәфетдин кызы Министрлык буйсынуында булган учреждениеләрнең бухгалтерлык исәбе торышы һәм әзер продукцияне исәпкә алу, төп фондлар һәм товар-матди кыйммәтләр турында сөйләде.
Киңәшмәне йомгаклап, Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры: “Бүгенге киңәшмәнең нәтиҗәләре игътибарга гына алынып калмыйча, учреждениеләребезнең конкрет гамәлләрендә дә чагылыш табар дип ышанам”, – дип ассызыклады.
Урман хуҗалыгы министрлыгы, “Көнчыгыш-Европа урман тәҗрибә станциясе” урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру буенча бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты федераль бюджет учреждениесе (ТатЛОС) белән берлектә, берничә ел дәвамында Тарандт урман мәктәбенең (Дрезденның техник университеты) галим-урман белгечләре белән ныклы хезмәттәшлек итә. Татарстан һәм Саксония урман белгечләренең нәтиҗәле хезмәттәшлеге аркасында “Татарстан Республикасында имән утыртмаларын саклау һәм оптимальләштерү” проектын тормышка ашыру карары барлыкка килде.
Проект нигезендә, катнаш (имәнле-юкәле) имән утыртмалары булдыру, шулай ук аларны үстерү һәм экологик яктан тотрыклы югары продуктлы агачлар формалаштыру максатында, Кайбыч урманчылыгы территориясендә имән агачларын комплекслы тикшерү күздә тотыла.
Хәзерге вакытта урманчылыкта үткәреләчәк тикшеренүләр өчен имәнле-юкәле утыртма кишәрлекләрен сайлау эшләре башкарыла.
Бөек Җиңүнең юбилей елында Казанның Суворов училищесы командованиесе Урман хуҗалыгы министрлыгына яшелләндерүдә ярдәм итү гозере белән мөрәҗәгать итте. Шәһәр яны урман хуҗалыгы питомнигыннан киләчәктә әлеге территориядә яхшы гына үсеп киткән һәм әйләнә-тирәлеккә ямь өсти торган үсентеләр китерелде һәм утыртылды.
Училище башлыгы В. Миронченко министрлык җитәкчелегенә территорияне яшелләндерүдә һәм төзекләндерүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәтен җиткерде.
Семинар кысаларында анда катнашучыларны урманчылыкларның, урман питомникларының гамәлдәге эш ысуллары, федераль дәүләт урман күзәтчелеге (урман сагы) өлкәсендәге инновацион карарлар, урман торгызу чараларын өйрәнү юллары белән таныштырачаклар.
Семинар эшендә һәр урманчылыктан мәктәп урманчылыклары вәкилләре катнашачак. Атна дәвамында алар “Крутушка” шифаханә комплексы территориясендә урнашкан балалар өчен палаткалы алан базасында шөгыльләнәчәк.
Бөтендөнья бал кортларын саклау фонды (WSBFe.V/), “Бал кортын сакласак – планетаны сакларбыз” дигән балалар өчен халыкара рәсем конкурсында катнашуны оештырган өчен, министрның беренче урынбасары Харис Мусинга рәхмәтен белдерде.
Конкурска “Татарстан урманнарын саклыйк!” конкурсында катнашучы балаларның рәсемнәре җибәрелде. Фонд тарафыннан оештырылган балаларның рәсем конкурслары сабыйларда табигатькә карата игътибарлы һәм сакчыл караш тәрбияләүгә булыша.
Фондның штаб-фатиры Дрезденда (Германия) урнашкан, фондның максаты – бал кортлары үлүне чикләү һәм дөньяви табигый экологик балансны саклау.
Ел саен, августның икенче шимбәсендә, көллият каршындагы фонтан янындагы мәйданда үткән елларда көллиятне тәмамлаучылар җыелыша. Алар Татарстаннан, Мари Иленнән, Чуашиядән, Киров өлкәсеннән, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килә.
Лубян урман хуҗалыгы техникумына 1921 елда нигез салына, 2002 елда ул республика юрисдикциясенә тапшырыла, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы структурасына кертелә. Шул вакыттан бирле урман-техника көллияте буларак атап йөртелә. Шушы чорда көллиятнең матди-техник базасы яңартылды һәм Лубян поселогы төзекләндерелде.
Уку бинасы төзелгәннән бирле анда 9 мең тирәсе урман остасы, урманчы ярдәмчеләре, урман сагы инженерлары, ландшафт дизайнерлары, бухгалтерлар һөнәр үзләштерде.
Узган атнада, 2015 елның 3 август иртәсенә карата, Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә янгыннар теркәлмәде.