“Урман” дәүләти бюджет оешмаларына караган кече комплекслы бригадалар урманнарда ай саен 55 мең кубометрга кадәр агач әзерлиләр. Хәзергә кадәр Урман транспорт компаниясе сортиментовозлары белән “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” заводы мәйданнарына 29515 кубометр агач ташылган.
Заводның MDF плитәләре җитештерү буенча беренче чираты 2014 елның апреленә билгеләнгән. MDF, ДСП һәм OSB плитәләре чыгару өчен заводта елына 2 млн кубометр агач куллану ният ителә.
Бу көнне 1916 елда Россиядә беренче Баргузин дәүләт тыюлыгы ачылган, ә 1986 елда, халыкара танылып, аңа ЮНЕСКО карары белән боисфера тыюлыгы статусы бирелде һәм ул биосфера резерватларының халыкара челтәренә кертелде.
“Кама урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы һәм “Кама урманы” дәүләти бюджет оешмасы Мамадыш районы Албай авылында чиркәү фундаментын салып бетерделәр. “Кызыл Йолдыз” урманчылыгы хезмәткәрләре Балык Бистәсе районы Керәшен Казилесе чиркәвенең төп бурасын һәм янкормасын бурау өчен 75 кубометр агач әзерләделәр; “Әлмәт урманчылыгы” һәм “Альметлес” оешмалары Яңа Чишмә районы Ленино авылындагы чиркәүне торгызу өчен 50 кубометр агач әзерләделәр. Хәзерге вакытта төп бураның беренче ниргәсен салу төгәлләнеп килә.
Үткәрелгән аукционнар нәтиҗәсендә республика территориясендәге Яңа ел чыршыларын махсус ярминкәләрдә һәм чыршы базарларында сату хокукы “Урман” дәүләти бюджет оешмаларына бирелгән иде. 2013 елда алар 4 миллион сумлык 19 меңләп нарат һәм чыршы саттылар. Урманчылар чыршы һәм наратларны мәктәпкәчә һәм мәктәп оешмаларына, больницаларга, картлар йортларына бушлай бирделәр.
Яңа ел алды чорында ылыслы үсентеләрне законсыз кисүдән саклау чаралары көн үзәгенә күтәрелә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 437 урман инспекторы һәм 197 МВД хезмәткәре катнашында 145 хәрәкәтчән төркем төзеде. Алар тарафыннан республиканың урман фондына 361 рейд үткәрелде, 79 пост оештырылды.
Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә 39 ылыслы агачны законсыз кисү факты буенча 36 беркетмә төзелде. Зыян 59749 сум тәшкил итте, шуның 20 мең сумы түләтелде.
Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә 39 ылыслы агачны законсыз кисү факты буенча 36 беркетмә төзелде. Зыян 59749 сум тәшкил итте, шуның 20 мең сумы түләтелде.
“.2013 елның табигать янгыннары чыгу куркынычы югары булган чорында, бергәлектә эш итү аркылы, без Татарстан территориясендә андый янгыннарны булдырмый кала алдык. Шунысы да мөһим, ТР урман хуҗалыгы хезмәткәрләре барлыкка килгән термик аномалияләргә дә, урманнарда югалган гражданнарны эзләүгә дә җәлеп ителделәр, бу исә үз вакытында чара күрергә, гадәттән тыш хәлләрне һәм кешеләр үлүне булдырмаска ярдәм итте”, – диелгән министр Рафис Хәбибуллинның Рәхмәт хатында
Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм!
Узып баручы ел безнең өчен бик күп кызыклы һәм мөһим вакыйгаларга бай булды. Ел буе без тырышып хезмәт иттек, урманнарыбызны сакладык, туган Татарстаныбызның иминлеген кайгырттык. Урманчылар башкалабыздагы Иске Татар бистәсенең тарихи рәвешен торгыздылар, муниципаль районнарда мәдәният йортлары, авыл клублары төзергә булыштылар. Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиада уңышлы һәм лаеклы үтте, – моның өчен дә без шактый хезмәт куйдык.
Безне имин һәм тату тормышта яшәү теләге, якты һәм матур киләчәккә өметләр берләштерә.
Бар күңелдән сезгә ниятләрегезнең чынга ашуын, эшегездә уңышлар, сәламәтлек телим. Йортыгызга иминлек нуры иңсен, үзегезгә һәм якыннарыгызга бәхет килсен.
Телеграммада болай диелгән:
“Сезне чын күңелдән сөекле бәйрәмебез – Яңа ел белән котлыйм! Ул һәрчак яхшылыкка, бәхетле яңалыкларга һәм яңа казанышларга өметләр белән килә.
Узып баручы ел, кыенлыкларга да карамастан, безгә шактый уңышлар һәм гүзәл минутлар бүләк итте, безне яңа тәҗрибә һәм тәэсирләр белән баетты. Илнең урман хуҗалыгы алдында яңа һәм кызыклы перспективалар ачты.
Яңа ел һәркемгә уңышлыклар һәм бәхет бүләк итсен, тыныч һәм игелекле булсын, шәхси һәм һөнәри тормышка күңелле һәм чагу мизгелләр өстәсен!
Тынычлык һәм татулык, яңа җиңүләр һәм уңышлар, муллык һәм иминлек, күңел тынычлыгы һәм гаилә бәхетләре телим!”
Республикабыз территориясендә Яңа ел чыршылары һәм ылыслы ботаклар сатуга контрольне урманчылыклар һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләреннән торган 145 мобиль төркем һәм вакытлы стационар контроль постлары башкара.
Тикшерүләр барышында 30 декабрьгә кадәр хокук бозуларга карата 40 421 сумлык 30 акт төзелгән.
Татарстанның урманчылык дәүләти казна оешмаларында һәм дәүләти табигать тыюлыкларында халыкка экологик белем һәм тәрбия бирү бөтен ел буе аерым игътибарда тотылды. Гомуми белем бирү оешмаларында һәм балалар бакчаларында табигать саклау акцияләре, конкурслар, әңгәмәләр, презентацияләр үткәрелде. Күп кенә урманчылыкларда укыту программасына “Урман белеме” дигән яңа предмет кертелде. Халыкара Урман көнендә Идел буе (Казан) федераль университетында киң күләмле агарту акциясе үткәрелде, анда ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев үзенең урман турындагы беренче лекциясен укыды. Министрлык белгечләре исә күп кенә Казан мәктәпләрендә булып кайттылар.
Коралай дигән бу өркәк җәнлекләр кушбармаклылар отрядына керәләр, усаклыкларда яшәргә яраталар. (Коралайдан тыш Татарстанда куштояклылардан поши да яши.) Соңгы елларда коралайлар Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Мөслим районнарында һәм Мамадыш урманчылыгының Сокольский участогында Нократ буенда очрый башлаган иде. Яхшы оештырылган инспекция саклавы һәм кышкы тукландыру республикабызда коралайлар саны артуга китерәчәк.