2020 елның 21 мартында дөньяда Халыкара урманнар көнен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм уңаеннан, язгы каникуллар алдыннан Татарстанның урман тармагы белгечләре Халыкара урманнар көненә багышлап, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә чаралар үткәрде.
«Европа агачы – 2020» халыкара конкурсына йомгак ясалды. Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Россиянең «Ялгыз тирәк» агачы мактаулы өченче урынга лаек булган, 27 411 тавыш җыйган.
Арча районы Лесхоз урта мәктәбенең «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Яшел даруханә» акциясен үткәрде.
2020 елның 18 мартында Россия Федерациясендә Бөек Ватан сугышы елларында Ватан өчен гомерләрен биргән гражданнар истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе башланачак.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан лекция узды.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2020 елның 16 мартындагы 124 номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы расланды.
Хәзерге вакытта Татарстанның урман питомникларында карны тизрәк эретеп бетерү һәм туфракта дымны саклап калу максатларында чәчү бүлекчәләре кишәрлекләренә көл сибү – «кар каралту» эшләре башкарыла.
Татарстан Республикасында Халыкара урманнар көненә багышланган чараларга старт бирелде.
«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә 2020 елда «Урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы» дәүләт йөкләмәсе кысаларында урман үсемлекләре орлыклары партияләрен тикшерү эше дәвам итә.
Минзәлә шәһәренең Минзәлә интернат-мәктәбендә Халыкара кошлар көненә багышланган чара узды.