«Алабуга урманчылыгы» ДКУ һәм «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУ вәкилләре урман тармагы ветераны, Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Екатерина Стрелкованы 90 яшьлек юбилее белән котлаганнар.
ТР «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Чирмешән районы, Чирмешән лицееның «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән.
Татарстанның базислы урман питомникларында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында чәчүлекләрне карау дәвам итә.
«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2022 елның 12 июленнән 15 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычының IV классы саклана.
ТР «Аксубай урманчылыгы» ДКУ урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләре буенча семинар узды.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары керүне чикләү режимын кертүгә багышланган матбугат конференциясе узды.
Урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы барлыкка килү сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының 2022 елның 8 июлендә 655 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасында 8 июльдән башлап 21 календарь көн дәвамында гражданнар өчен урманнарга бару һәм аларга транспорт чаралары белән керү тыела.
Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды.
Бүген Биектау авылындагы «Казан арты» ял һәм мәдәният паркы стадионында Татарстан Республикасының ирекле янгын сагы бүлекчәләре арасында Сабантуй элементлары белән республика ярышлары узды.
«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» республика фотоконкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.