http://rosdrevo.ru/russian-tree-of-the-year/# сайтында "Илнең төп агачы – елның Россия агачы" илкүләм конкурсы буенча тавыш бирү дәвам итә. Номинантлар арасында Татарстан, Чечня, Ленинград өлкәсе, Удмуртия, Төньяк Осетия-Алания, Калмыкия, Иркутск, Псков, Ростов һәм Иваново өлкәләреннән, Тамбов һәм Мәскәүдән 12 агач бар.
Бүген Министрлыкта "Урман дозоры" мәгълүмат системасын тәкъдир итү булды.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Биектау һәм Арча муниципаль районнарында булды.
Бүген Министрлыкта 2019 елның 2 нче кварталында федераль дәүләт урман күзәтчелеге өлкәсендә хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында гавами фикер алышу булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлык хезмәткәрләре һ.б. катнашты.
Узган атнада Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары урманнарда 443 мәртәбә патруль уздырган һәм урман законнары бозылуның 16 очрагын ачыклаган, шул исәптән Зәй һәм Кама урманчылыклары урман фонды территориясендә законсыз урман утыртмаларын кисү фактына тап булганнар.
Бүген "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ студентлары һәм хезмәткәрләре "Казань Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә булдылар.
2019 елның 27 августында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында агымдагы елның 2 нче кварталында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышу булачак.
Яңа уку елы алдыннан "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе кысаларында "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУда чара узды.
Бүген "Казань Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ярышлары башланды. Чемпионатта 63 илдән 1,3 меңнән артык конкурсант катнаша.
"Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре халык арасында урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлату эше алып бара. Әйтик, кичә, 22 августта, Красный бор кишәрлеге урманчылыгының урман мастеры Артур Сөләйманов гөмбәчеләр белән әңгәмә үткәрде.