ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

14-15 февраль көннәрендә Татарстанның "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ учреждение һәм кишәрлек урманчылыклары белгечләре өчен белем бирүче семинар узды. Аның кысаларында урманнарны яклау һәм торгызу, урман законнары һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре каралды.

"Урман-Кәләй УБМ" мәктәбенең "Урман чишмәсе" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Ватанны яклаучылар көненә һәм совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулуга багышланган "Смотр строя и песни" конкурсында катнашты. Смотр кунаклары булып Урман-Кәләй авыл җирлеге башлыгы Линар Фәләхиев, җирлектәге оешмаларның һәм учреждениеләрнең вәкилләре катнашты.

Республиканың "Арча урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Шамил Хәйруллин Арча районы Мәдәният йортында гражданнарның "РКХ" ДАССУ вәкилләре белән очрашуы вакытында доклад белән чыгыш ясады.


16
февраль, 2019 ел
шимбә

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре “Зөя утрау-каласы” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан “Татар бистәсе” археологик агач музеенда булдылар.


15
февраль, 2019 ел
җомга

Бүген Министрлыкта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов рәислегендә баланс комиссиясе утырышы булды.

Лубян урман-техника көллияте базасында "Урманнарга идарә итү" программасы буенча квалификация үстерү курслары уза.

Бу атнада Татарстанның "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Тәтеш муниципаль районындагы гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучылар өчен "Урман дәрес"ләре уздырды.


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Азнакай муниципаль районына эш визиты белән барды. Килеп җитү белән ул райондагы урман хуҗалыгы ветераннары белән очрашты һәм ТР "Азнакай урман хуҗалыгы" ДБУ хакимият бинасында Татар АССР атказанган урманчысы Степан Гурьянов истәлегенә урнаштырылган мемориал тактаны ачу тантанасында катнашты.

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Фәнил Әхмәдуллин "Умартачылык үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру" программасы буенча квалификация үстерү курсларында катнашучылар өчен "Урман фонды җирләрендә умарталык оештыру. Аренда мөнәсәбәтләре" темасына лекция уздырды.

ТР "Зәй урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Ирина Забродина Зәй муниципаль районы учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән киңәшмәдә чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International