ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

1 февраль көнне https://www.treeoftheyear.org сайтында “Елның Европа агачы-2019” конкурсы кысаларында тавыш бирү башланды.

Республика муниципаль районнарында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство буйсынуындагы учреждениеләренең “2018 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар. 2018 ел өчен коллектив шартнамәләренең үтәлешен карау һәм 2019 елга пролонгацияләү” темасына җыелышлары уза.

Кичә, 12 февраль көнне, Лубян АМЙ бинасында Кукмара муниципаль районы Лубян авыл җирлеге гражданнары җыены булды. Җыелышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев һ.б. катнашты.

ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ белгечләре "Сарсак-Омга лицее" МБМУ "Яшел армия" мәктәп урманчылыгында "Тылсымчы Кыш" рәсем конкурсын уздырды.


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Министрлыкта 2018 елда ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлеге йомгакларына багышланган баланс комиссиясе утырышы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре, республикадагы урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының җитәкче-урманчылары һәм директорлары катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды, аның барышында беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Чарада министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.

"Минзәлә урманчылыгы" ТР ДКУ кишәрлек урманчылыкларының урман сагы буенча инспекторлар өчен семинар узды.


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Арча муниципаль районына эш визиты белән барды. Ул анда "Лесхоз УБМ" МБМУ "Табигать варислары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар белән очрашты һәм ТР "Арча урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Арча урман хуҗалыгы" ДБУ учреждениеләренең "2018 елда эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында. 2018 ел өчен коллектив шартнамәләре үтәлешен карау һәм 2019 елга пролонгацияләү" темасына багышланган җыелышта катнашты.

"Зәй урманчылыгы" ТР ДКУ кишәрлек урманчылыкларындагы урман инспекторлары өчен семинар узды. Укыту барышында урман законнары, урман сертификациясе, хезмәтне саклау, урманнарны торгызу һәм урманнарны үрчетү турында һ.б. мәсьәләләр каралды.

"Әгерҗе урманчылыгы" ТР ДКУ белгечләре гражданнар җыенында катнаша. Девятернә кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Ирек Камаев, әйтик, Девятернә һәм Кадыбаш авыл җирлекләрендәге җыелышларда чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International