ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының беренчел һөнәри берлек оешмасы җыелышы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров, эшләр белән идарә итүче Илгизәр Зарипов, РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең россиякүләм һөнәри берлегенең Татарстандагы төбәк оешмасы рәисе Ольга Калашникова, Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

2019 елның 22 февралендә Кукмара муниципаль районы Лубян авылында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ базасында Татарстан Республикасының урман хуҗалыгында эшләүчеләр арасында "Урман чаңгы юлы-2019" кышкы спартакиадасы узачак. Чараны оештыручылар булып ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ тора.


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Мөслим авылының З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Мөслим муниципаль районы советының XXХII утырышы булды. Утырыш эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, райондагы оешмаларның, учреждениеләрнең һәм предприятиеләрнең җитәкчеләре катнашты.

Бүген Байлар Сабасы штп Мәдәният йорты базасында Халыкара урманнар көне уңаеннан Саба муниципаль районы мәктәпләрендә укучылар өчен ачык "Урман дәресе" узды. Чарада район башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе Илгизәр Зарипов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Лудмила Пухачева, югары уку йорты һәм республика урманчылыклары хезмәткәрләре катнашты.

Бүген Министрлыкта 2018 елда ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлеге йомгакларына багышланган ахыргы баланс комиссиясе утырышы булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов рәислегендә узды. Чарада Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре, республикадагы урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Республика урманчылыклары белгечләре чыгарылыш сыйныфларда укучылар белән һөнәри юнәлеш бирү очрашуларында катнаша. Кичә, әйтик, 19 февраль көнне, "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Айдар Гайфуллин һәм "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ укытучысы Гөлнур Гаянова Минзәлә шәһәренең "3 нче урта белем бирү мәктәбе"ндә укучылар белән очрашты.


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсен уздырды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Чарада министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.

Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында 2019 елда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Чарада "Идел буе сыйфат үзәге" ДК директоры урынбасары Мария Янковская, урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре, республикадагы урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының җитәкче-урманчылары һәм директорлары катнашты.

Кукмара шәһәрендә ТР Кукмара муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмалары арасында спартакиада кысаларында чаңгы эстафетасы булды. Чараны оештыручы – районның Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе.


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм аның урынбасары Рәис Гомәров Әтнә муниципаль районындагы агач эшкәртүче кече предприятиеләрдә булдылар. Алар Олы Әтнә авылында шәхси эшкуарлар Рәшит Абдуллаҗановның һәм Ключи-Сап авылындагы Илшат Миллиҗановның эше белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International