Бүген Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" ҖЧҖ директорлар советы вәкиле Тайфик Дедебаш белән очрашты. Шулай ук очрашуда министрның урынбасарлары, "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашты.
Татарстанда "Коммерциясез оешманың һәм гавами хакимият органының - Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагының иң яхшы архивы" конкурсына йомгак ясалды. Конкурс йомгаклары буенча беренче урын Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы архивына бирелде.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды, анда йөкләмәләрне үтәү барышы турында фикер алышынды, шулай ук киләчәккә бурычлар билгеләнде. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Чарада министрның урынбасарлары, Министрлыкның профиль бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.
"Ютазы УББМ" мәктәбендә "Агачны коткар - макулатура тапшыр!" конкурс-акциясенә йомгак ясалды. Чараны оештыручы - "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы.
2018 елның 27 ноябрендә Россиядә "Юмарт сишәмбе" хәйрия акциясе узачак. "Юмарт сишәмбе" - ул бөтендөнья хәйриячелек көне, аның төп максаты - хәйриячелек культурасын үстерүгә яңа импульс бирү һәм мәрхәмәтле эшләргә мөмкин булганча күбрәк кешене җәлеп итү.
Татарстанның "Шәһәр яны" ДКУ белгечләре Казан Халыкара мәктәбендә укучылар өчен "Урманның әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы" темасына дәрес уздырды.
Бүген Әлмәт шәһәрендә спортның су төрләре белән шөгыльләнү өчен яңа “Мирас” спорт-савыктыру комплексын ачу тантанасы булды.
Шимбә, 17 ноябрь көнне, Казан дәүләт аграр университетында Ачык ишекләр көне узды.
Татарстан урманчылары республика мәктәпләрендә һәм урта белем бирү йортларында һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш алып бара
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы Сәкинә Шакировна Шәймиева вафат булу сәбәпле, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевның, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.