ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Узган атна азагында Түбән Новгородта РФ Президентының ИФОда вәкаләтле вәкиле Олег Машковцев урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрнең Идел буе федераль округы төбәкләрендә үтәлүе, шулай ук урман тармагын декриминаллаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.


23
ноябрь, 2018 ел
җомга

"Ютазы УББМ" МБМУ "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы "Юмарт сишәмбе" хәйрия акциясенә кушылды. Берләшмәдә катнашучылар Ютазы авыл балалар китапханәсе өчен китаплар җыюны оештырды. Барлыгы 20 артык китап тапшырылды.

ТР "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Тәтеш урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре быелның ноябрендә 100 га артык мәйданда ликвид булмаган агач материалын җыештыру буенча эшләр уздырды. ТР "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Юрий Малькин сүзләренчә, эшләр Тәтеш һәм Кама Тамагы муниципаль районнарында Тәтеш, Тархан, Ырым һәм Келәр кишәрлеге урманчылыклары территорияләрендә уздырылган.

2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне узачак.


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

ТР "Ары урман хуҗалыгы" ДБУ һәм ТР "Ары урманчылыгы" ДКУ белгечләре урман фонды территориясендә каты коммуналь калдыклардан оештырылган санкцияләнмәгән чүплекне бетерү буенча эш башкарды. Барлыгы 3 куб метр чүп чыгарылды.

Татарстан районнарында ликвид булмаган агач материалын җыештыру дәвам итә. Мисал өчен, ТР "Лениногорск урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре Лениногорск ш. урман-парк зонасында шундый эшләрне башкарды. Барлыгы 14 гектар җир чистартылды.

2018 елның 19 ноябреннән 22сенә кадәр Лубян урман-техника көллиятендә хатын-кыз командалары арасында баскетбол ярышлары уздырылды.

Ярышларда барлыгы 25тән артык кеше катнашты.


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Казан шәһәренең В.И.Ленин исемендәге мәдәният йортында дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгы хөрмәтенә бәйрәм концерты булды. Чарада Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова һәм башка рәсми затлар катнашты.

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына булган эш визиты кысаларында Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов килде. Министрлыкта ул Урман хуҗалыгы музее экспозициясе белән танышты. Андрей Артизовны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова озата йөрде.

ТР "Арча урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре тырышлыгы белән чишмә төзекләндерелде. Чишмә Тукай кишәрлеге урманчылыгы территориясендә (55 квартал) урнашкан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International