ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда урман комплексын исәпкә алуның мәгълүмат системасында эшләү буенча онлайн-курслар башланды


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2018 елда "2014-2021 елларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү" программасының "Урманнарны яңадан торгызу" кече программасын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.

Бүген Министрлыкта урман фонды торышын мониторинглау һәм тикшерүдә тоту буенча геомәгълүмат сервисын эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Иннополис университеты вәкилләре катнашты.

Бу көннәрдә Лубян урман-техника көллиятендә яшүсмер командалары арасында баскетбол ярышлары уза. Ярышларда барлыгы 9 команда катнаша.


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсен уздырды, анда йөкләмәләр үтәлешенең барышы тикшерелде, шулай ук быелның декабренә бурычлар билгеләнде. Чарада министр урынбасарлары, Министрлыкның профиль бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.

Татарстанга эш визиты белән Свердлау өлкәсе делегациясе килде, аңа әлеге төбәкнең Урман хуҗалыгы департаменты директоры урынбасары Владимир Бережнов җитәкчелек итте. Шулай ук аның составында "Лесхозинвест" ҖЧҖ директоры Евгений Жигулин, Урал дәүләт урман-техника университетының урманчылык кафедрасы доценты Антон Оплетаев  һ.б. катнашты.

2018 елның 23 ноябреннән 25енә кадәрге чорда "Регина" КК базасында Татарстан Республикасы экологик хәрәкәте активистлары өчен чираттагы ирекле экологик смена узды. Сменаны оештыручы булып ТР Яшьләр эшләре министрлыгы булышлыгы белән "Татарстан Республикасы Ихтыярилыкны үстерү үзәге" катнашты.


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Яшел Үзәндәге "Идел буе фанера-мебель комбинаты" ҖЧҖ эше белән танышты. Министрны "Яшел Үзән фанера заводы" ГАҖ һәм "ПФМК" ҖЧҖ директорлар советы рәисе Александр Когогин, "ПФМК" ҖЧҖ генераль директоры  Александр Панчев һ.б. озата йөрде.

Татарстан Республикасында, 2013 ел, 28 декабрь, № 415-ФЗ федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында, "Агач ташучы машина" оператив-профилактика чарасы дәвам итә.

Лубян урман-техника көллияте студентлары һәм хезмәткәрләре Спорт ориентациясе буенча ачык чемпионатта һәм Әлмәт ш. беренчелегендә катнашты. Ярышлар 24 ноябрь көнне Татарстан нефтенең 60 еллыгы ис. шәһәр паркында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International