ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2013 ел
дүшәмбе

“Урманчы һөнәре иң югары мактауларга лаек, һәм бәлки игенчедән башка һичбер бүтән һөнәр ул югарылыкка күтәрелә алмас”, – язучы Александр Купринның бу сүзләре Лубян урман-техник колледжын тәмамлаучы яшь белгечләргә дипломнар тапшыру тантанасына да яңгырады.

Колледжда урманны, заманча техниканы белүче, урман байлыкларын файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен яхшы аңлаучы һөнәр ияләре әзерләү өчен барлык шартлар булдырылган. Булачак коллегалар белән очрашуга Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы оешмаларының урманчы-җитәкчеләре дә килгән иде. Мәсәлән, Алабуга урманчылыгы җитәкчесе А.Усманов һәм Минзәлә урманчылыгы җитәкчесе М.Минһаҗев яшь белгечләрне конкрет вакантлы урыннарга – участок урманчылары һәм урман мастерлар булырга чакырдылар.

Республика урманчылыкларында өченче ел инде студент отрядлары урманнарны төзекләндерү белән шөгыльләнә. Быел, Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнү кысаларында, эш сезоны үткән еллардагыдан алдарак башланды. Бу елның тагын бер үзенчәлеге шунда, – барлык эшче студентлар да урман профильле уку йортларыннан: Лубян урман-техник колледжыннан, Зәй политехник колледжыннан, тиздән аларга Казан аграр университеты егетләре дә кушылачак. Быел отрядта барлыгы 100 кеше эшләячәк. Аларның күбесенә, вуз җитәкчеләре белән килешенеп, урмандагы сигез сәгатьлек эш көне производство практикасы дип саналачак.

Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев “Урман патруле” әгъзаларының эш, көнкүреш һәм ял шартлары белән кызыксынды. Студентлар Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә 700 кубометр коры-сары җыюлары, юл буйларын чүп-чардан чистартулары турында сөйләделәр. Отрядның эше яңа уку елы башына тикле барачак.


28
июнь, 2013 ел
җомга

2013 елның 27-28 июнендә Мәскәү өлкәсе Одинцов районы Голицыно бистәсендә “Россиянең урман комплексын информацияләштерү. Яңа программа продуктларын файдалану мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе” дигән III бөтенроссия конференциясе уздырыла.

Конференциянең максаты – Дәүләти урман реестры (АИС ГЛР) автоматлаштырылган информация системасын беренче кварталда файдалануга йомгак ясау һәм илнең урман комплексына алдынгы информацион технологияләр иңдерүнең перспективалы юнәлешләрен билгеләү.

Конференцияне Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Николай Кротов ачты һәм Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Владимир Лебедевның тәбриген җиткерде. “Оперативлык, актуальлек, чынлык – урман тармагын информацияләштерүнең төп принциплары”, – диелгән иде анда. Мондый караш гражданлык җәмгыяте төзүгә булыша һәм җәмәгатьчелеккә урманда бара торган процессларны контрольдә тотарга мөмкинлек бирә торган система булдырырга тиеш.

Урман хуҗалыгын информацияләштерү темасын Россия урман хуҗалыгының инновацион программалар һәм информацияләштерү бүлеге башлыгы Игорь Илюхин дәвам итте. Бүгенге көндә йомры агач материаллары әзерләүгә һәм аларның әйләнешенә контроль буенча автоматлаштырылган бердәм дәүләти информация системасы булдырыла – РФ Президенты каршындагы Дәүләт Советы президиумының урман комплексы турындагы утырышында бу системаны 2014 елның 1 февраленә кадәр эшләтә башларга дигән карар кабул ителгән.

Хәзер гамәлдә булган АИС ГЛР автоматлаштырылган системасы да тулыландырылачак, һәм бәлки аның рәвеше дә үзгәртелер. Аерым алганда, АИС ГЛР иңдерүнең икенче этабы системага таксация белешмәләре базасын кертүдән һәм кулланучыларга аннан файдалану мөмкинлеге бирүдән торырга тиеш. “”АИС ГЛР белешмәләре Россия урман хуҗалыгының геоинформацион системасы ярдәмендә визуальләшергә мөмкин. Ул, беренче чиратта, гражданнарга белешмәләр бирергә, гражданнарны урманнар турында белешмәләр агымын формалаштыруда катнаштырырга, аларны Россия урманнарын саклау максатында актив эшләргә тартырга тиеш”, – дип белдерде үз докладында Игорь Илюхин. Пленар утырышта шулай ук ГЛРның кайбер белешмәләрен халыкка белдерү мөмкинлеге мәсьәләсе дә тикшерелде. Бу максатта “Россия урманнары” дигән халыкка ачык интерактив карта яисә ГЛР белешмәләре булган, ләкин геоинтерфейсы булмаган махсус портал төзелергә мөмкин.

Урман хуҗалыгын информацияләштерү өлкәсендәге 2013 елгы эш нәтиҗәләре буенча иң уңышлы буларак шундый субъектлар аталды: Татарстан Республикасы, ул пилот регионнарның берсе булган, Псков, Кострома, Свердлов, Түбән Новгород, Сарытау, Сахалин, Курган өлкәләре, Удмуртия Республикасы, Ханты-Манси Автономияле өлкәсе, Адыгея Республикасы, Красноярск һәм Ставрополь крайлары.


27
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

“Кичкетаң” дәүләти табигать тыюлыгы белгечләре ТР Әгерҗе районы Иж-Бубый мәктәп яны лагеры балаларын экологик сукмак буйлап экскурсиягә чакырдылар.

Балалар нарат башларында зур колония булып оялаган соры челәннәрне аеруча кызыксынып күзәттеләр. Кырмыска оясының эшчән тормышына, үз эшләре белән мәш килүче керпеләргә, сакчыл тиеннәргә, елгыр елга балыкларына игътибар иттеләр. Экологик маршрутның тагын бер тукталышы Чаганлык болынында булды, анда балалар каен җиләге җыйдылар.

Озак кына җәяү йөргәннән соң “Кичкетаң” тыюлыгы белгечләре Иж елгасы буенда әзерләгән төшке аш яшь туристларга бигрәк тә тәмле тоелды.

Лубян урман-техник колледжында Идел буе урман комплексы өчен белгечләр озату булып узды. Йөздән артык элекке студентка урман белгече, бухгалтер, ландшафт дизайнеры һәм башка белгечлекләр буенча дипломнар тапшырылды. Колледжны тәмамлаучылар – урман эшенә оста белгечләр – урманчылык профильле оешмаларда бик көтеп алыналар. Аларга дипломнарны министрның беренче урынбасары Харис Мусин тапшырды һәм, фатиха биреп, урманчык һөнәре буенча яхшы эш табуларын теләде. Чөнки урманнарда халыкка файда китерердәй матур һәм өметле идеяләрне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр күп, Лубян техникумының төп сабагы исә – урманның зур милли байлыгыбыз булуын аңлату. Яңарыш кичерүче Татарстанга анда укып чыккан белемле, оста, иҗтиһатлы белгечләр бик тә кирәкле.


26
июнь, 2013 ел
чәршәмбе

Программа республиканың барлык муниципаль районнарында башланды һәм дәвам итә, ул өч елга исәпләнгән. Шул вакыт эчендә Татарстанда йөзләп авыл клубы һәм мәдәният йорты төзелергә яисә төзәтелергә тиеш. Урманчылар да бу программаны тормышка ашыруга өлеш кертәләр. Министрлык карамагындагы хуҗалык оешмалары клуб төзүчеләргә 27 ферма ясап тапшырды, тагын 17 ферма ясала.

Казанның тарихи өлешен яңадан торгызу буенча 2011 елда башланган кампания Иске Татар бистәсенә  яңа сулыш өрде. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына сигез йортны яңарту йөкләнгән иде. Шул яңартылган яисә реставрацияләнгән биналарда тышкы бизәү, капкалар, тәрәзәләр, тәрәзә яңаклары, нәкыш элементлары монтажлау эшләре төгәлләнде, электр үткәрелде, территорияләр төзекләнә.


25
июнь, 2013 ел
сишәмбе

25 июньдә Татарстанның атказанган урман үстерүчесе, урман хуҗалыгының мактаулы ветераны, 1986-2001 елларда Татарстан Урман хуҗалыгы министры урынбасары – баш урман белгече вазифасын башкарган Евгений Александрович Гуськовка 75 яшь тулды.

Евгений Гуськов – урман үстерүчеләр династиясеннән, Лубян урман техникумын тәмамлаган, аннары Омск урман хуҗалыгы идарәсенә җибәрелгән. Себердә ул 7 ел эшләгән – киң кулланыш товарлары цехында мастер, урман белгече ярдәмчесе һәм урман белгече булган. 1963 елда Татарстанга кайтып Шәһәр яны урман хуҗалыгына урнашкан. Монда ул башта урман культуралары мастеры булган, аннан соң киң кулланыш товарлары цехына мастер итеп билгеләнгән, ә 1967 елдан 1972 елга кадәр, югары белем алганнан соң – урман культуралары инженеры булып эшләгән.


24
июнь, 2013 ел
дүшәмбе

Явып узган яңгырлар республика урманнарындагы янгын хәвефенә нык йогынты ясамады. Урман массивларының аеруча куркынычлы зоналарында тармак оешмаларының, җәлеп ителгән эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең патрульлеге көчәйтелде. Урманнар аша узучы федераль трассаларда, республика әһәмиятендәге автомобиль юлларында ихтимал булган урман янгыннарын оператив сүндерү өчен урман янгыны машиналарының, III типтагы барлык биш янгын-химия станциясенең һәм II типтагы 18 станциянең янгын расчетларының дежурлыгы оештырылды. Хәбәр чаралары аша республика халкына урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында белешмәләр бирелә.


21
июнь, 2013 ел
җомга

Татарстан Министрлар Кабинетының 20.06.2013 №1068-р Күрсәтмәсенә, Россия Федерациясе Урман кодексының 53.5 статьясына, “Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турындагы” һәм “Янгын куркынычсызлыгы турындагы” федераль законнарга ярашлы рәвештә, янгын куркынычсызлыгын ныгыту максатында, гражданнарның һәм транспорт чараларының урманнарга керүе чикләнде.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан урманчылыкларда тәүлек әйләнә дежурлык оештырылды һәм урман массивларын патрульләү көчәйтелде, ял көннәрендә халык урманга күп йөри торган урыннарда вакытлы постлар, урман янгыны машиналарының һәм янгын-химия станцияләренең дежурлыклары оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International