ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре, «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге белгечләре белән берлектә, урман орлыкчылык объектларында вак ылыслы токым орлыкларын хуҗалык өчен җыю мөмкинлекләрен билгеләделәр.
Россия Табигый фәннәр академиясе халыкара экологик премиягә конкурста катнашырга чакыра.
Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне мониторинглау идарәсе мәгълүматлары буенча, 2024 елның 16-22 июль көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычының IV классы көтелә, аерым көнбатыш районнарда урыны-урыны белән урманнарда янгын куркынычының V классы көтелә.
Казанда яңа экосукмак барлыкка килде һәм өлкәннәр, балалар өчен ирекле рәвештә кулланыла башлады.
Татарстанда агымдагы елның 10 июленә 324 гектар мәйданда табигый урман торгызу эшләре башкарылды.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Урман мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салу» бөтенроссия киңәшмәсе кысаларында «29.07.2017 ел, №280-ФЗ федераль законны гамәлгә ашыру» сессиясендә чыгыш ясады.
«3 нче номерлы Лаеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшел йорт» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының VII «Урман һәм инновацияләр» слетына әзерләнә.
Иреклелек (волонтерлык) өлкәсендә «Игелекле Татарстан» республика премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә.
«Әлмәт балалар йорты» ТР ДБУ тәрбияләнүчеләр Әлмәт урманчылыгында булганнар.
Бүген Түбән Новгородта «Урман мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салу» бөтенроссия киңәшмәсенең беренче көне узды. Пленар утырыш Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников рәислегендә узды.