ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Әгерҗе һәм Тукай муниципаль районнарында булды.

«Минзәлә урманчылыгы» ДКУ Мөслим кишәрлеге урманчылыгы мастеры Илнур Латыйпов Мөслим гимназиясенең «Ивушка» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Кошлар – безнең дуслар» темасына дәрес үткәргән.

Ары урман хуҗалыгы директоры Морат Ибраһимов урман тармагы ветераны Гөлсәгадәт  Фәзуллинаны 95 яшьлек юбилее белән котлаган.


27
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Бүген «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ базасында Саба муниципаль районының урман тармагы хезмәткәрләре слеты узды.

Бүген Алабуга администрациясе бинасында «Алабуга урманчылыгы»  ДКУ һәм «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУ 2023 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлары турында» дигән темага киңәшмә узды.

Бүген Арча муниципаль районының Иске Чүриле авылындагы мәдәният йортында «Сөрүлек җирләренең продуктлылыгы кимү проблемалары. Аларны йомшарту чаралары» темасына киңәшмә булып узды.

Бүген Кукмара муниципаль районы Лубян авылында һөнәри осталык буенча «Профессионаллар-2024» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабында «Агач аударучы» компетенциясе буенча ярышларны ачу тантанасы булды.

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2024 елда зарарлы организмнарны юк итү яки аларның санын бастыру буенча чаралар үткәрү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.


26
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

«Аксубай урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Аксубай муниципаль районының гомуми белем бирү йортларында һөнәри юнәлеш бирүче эшен алып бара. Чабаксар кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Алексей Данилов «Савгач урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары белән очрашкан.

«Кошларны ашатыгыз!» акциясе кысаларында җимлекләр буенча XII интернет-конкурсы дәвам итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International