ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2020 елда «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясен үткәрү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Кукмара муниципаль районының Лубян авылында Лубян урман-техника көллияте студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада башланды.

Татарстан Республикасында яшь үсентеләрне карау эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 17 сентябренә алар 2,1 мең га мәйданда башкарылган.


16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Россия урманнарны яклау үзәге» ФБУ директоры Виталий Акбердин белән очрашты.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2020 елның 8 аенда урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү эшенә йомгак ясалды.


15
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең административ биналарын капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында эшләр тәмамланып килә.

Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә.

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында Урман хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чаралары узды.


14
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

«ЭКОлидер» республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International