2025 елның 23 июленнән 25 июленә кадәр Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында ТР мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк» VIII слеты узачак.
Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре дәвам итә.
Аксубай урманчылыгы территориясендә урман фондын төзекләндерү эшләре алып барыла.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән соңгы 5 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең техника паркы сизелерлек яңартылды.
«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге хезмәткәрләре Лениногорск, Лаеш һәм Биләр урманчылыкларында 100 гектардан артык мәйданда урман утыртмалары үсмәгән һәм урман торгызуны таләп итә торган җирләрне тикшерделәр.
Һөнәри дәрәҗәне күтәрү максатларында, Татарстанның урман тармагы белгечләре «Бөтенроссия урман хуҗалыгы җитәкче хезмәткәрләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль мәгариф учреждениесендә квалификация күтәрү курсларын уздылар.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров РФ Федераль Җыены Федерация Советы каршындагы Россия Федерациясе Урман комплексын үстерү мәсьәләләре советының күчмә утырышында доклад белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк» VIII слетына әзерлек кысаларында «Баулы урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Виктор Фокин Баулы районының «Алексеевск төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәрде.
«Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урман тармагы ветераны Мөхәммәтгали Нәҗиповны 75 яшьлек юбилее белән котладылар.
Бүген Министрлыкта киңәшмә узды, анда алдагы чорга эшнең төп юнәлешләре каралды.