Яңа уку елы алдыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында һәм аның карамагындагы оешмаларда булачак беренче сыйныф укучыларына канцелярия кирәк-яраклары тапшырылды.
Кама урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 2023 елның көзге урман культуралары сезонына әзерләнә.
Бүген Министрлыкта Лубян урман-техник көллиятендә белем бирү процессын оештыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
«Экопозитив-2023» премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә, аның инициаторы – ЭКА хәрәкәте.
Татарстан Республикасының Биектау һәм Әтнә муниципаль районнарында 2023 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында ликвидлы булмаган агачларны җыю буенча эшләр алып барыла.
Аксубай урманчылыгының Аксубай участогы территориясендә урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләре буенча район семинар-киңәшмәсе узды.
2023 елның 21 августыннан 1 сентябренә кадәр Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан Россия Федерациясе Идел бассейнының 17 күзәтү астындагы субъекты территориясендә су саклау зоналарын, яр буйларын, су объектлары акваторияләрен саклау һәм файдалану турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырылган.
Бу атнада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге белгечләре Алабуга, Аксубай, Биләр һәм Мамадыш урманчылыклары территориясендә ревизия үткәрделәр.
Татарстан Республикасында парсыз ефәк күбәләгенең йомыркаларын нефть белән эшкәртү эшләре башланды.
«Экология – һәркемнең эше» III Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә.