«Әгерҗе урманчылыгы» ТР ДКУ хезмәткәрләре, «Лубян урман-техник көллияте» мөгаллиме Фәния Гобәйдуллина белән берлектә, ТР Әгерҗе муниципаль районының гомумбелем йортларында һөнәри юнәлеш бирү эшенә керештеләр.
Бүген Татарстан Республикасы белән Киров өлкәсе арасында чикләрне билгеләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
«Бәллүр компас» илкүләм премиясенә конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә.
2023 елда Татарстан Республикасында урман үсемлекләре орлыкларының иминият фонды яңартылачак.
«Зәй урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт казна учреждениесендә киңәшмә узды, анда 2022 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм 2023 елга бурычлар каралды.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен агач әзерләү мөмкинлеге турында искәртеп уза.
«Кошларны саклаучылар» Бөтенроссия флешмобы дәвам итә. Аны ЭКА хәрәкәтенең Ecowiki.ru платформасы оештыра.
Күпсанлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп уза: «Россия Федерациясе Урман кодексының 32 статьясына үзгәреш кертү турында» 18.04.2018 ел, № 77-ФЗ федераль закон нигезендә гражданнар урманнарда үз ихтыяҗлары өчен аунак агачны ирекле тәртиптә җыя ала.
«Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Зәлинә Гәрәева «Экомастерилка» дигән ташландык материалдан эшләнмәләр республика конкурсында беренче урынны алган.
2023 елда Татарстан Республикасында дәүләт йөкләмәсе кысаларында 37,6 мең га мәйданда урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләре башкарылачак.