ТР Чирмешән муниципаль районында "Елочка" яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килде. Берләшмә Яңа Чишмә төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылган.
Татарстан Республикасында 2020 елгы урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 2 октябренә мондый чаралар 1260 га мәйданда үткәрелгән.
Кичә, 1 нче октябрьдә, бөтен дөньяда Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Бу уңайдан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында тантаналы чара үткәрелде, анда урман тармагы ветераннары чакырылган иде.
Татарстанда агач материалын законсез әзерләүне, транспорт белән ташуны һәм эшкәртүне кисәтү һәм чикләү буенча контроль артачак.
Бүген Министрлыкта республиканың урман тармагын төрле елларда үстерү өчен хезмәт куйган ветераннарны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар.
ТР Биектау муниципаль районында Исләйтар урманчылыгының Ашыт кишәрлеге урманчылыгы территориясендә "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясе узды.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров җитәкчелегендә традицион аппарат киңәшмәсе узды.
Әлмәт районындагы Урман-Кәләй урта мәктәбенең "Урман чишмәсе" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Җиңү урманы" россиякүләм акциясенә кушылды. Кәләй авылы янында – төбәк әһәмиятендәге "Акташ упкыны" табигать һәйкәле территориясендә агач утырту оештырылды.
Әлки урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Людмила Желтухина Әлки районы Чуаш Кичүе урта мәктәбенең 5-10 сыйныф укучылары өчен "Адашкан очракта урманда үзеңне ничек тотарга" дигән темага лекция үткәрде.
2019 елның 10-12 октябрендә Казанда урманнарны исәпкә алу мәсьәләләре буенча иң масштаблы эксперт дискуссияләренең берсе узачак.