Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә урманнарны торгызу эшләрен яхшыртылган нәселдәнлек үзлекләре булган орлыклар белән тәэмин итү өчен урман орлыкчылыгы объектлары бар: урман орлыгы плантацияләре – 86 га һәм даими урман орлыгы кишәрлекләре – 1250 га. Әлеге мәйданнарның төп өлешен сабакчалы имән алып тора – 89%, гади нарат – 7%, Европа чыршысы – 3% һәм Себер карагае – 1%.
Татарстан Республикасында көзге чорда урман культураларын өстәп утырту эшләре башкарылачак. Мондый чаралар 2,5 мең гектарда башкарылачак.
Быел ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы урман фонды территориясен төзекләндерү буенча "Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы" республика смотр-конкурсын үткәрә.
Бүген Лубян урман-техника көллиятендә чыгарылыш сыйныф укучыларының традицион очрашуы узды. Чарага Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чуашстан Республикаларыннан, Киров, Ульян, Свердлау, Түбән Новгород, Владимир, Тверь, Төмән, Воронеж өлкәләреннән, Пермь, Красноярск крайларыннан һәм илнең башка төбәкләреннән көллиятне төрле елларда тәмамлаган укучылар килгән иде. Барлыгы 350 артык кеше җыелды.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино кишәрлеге урманчылыгында булды.
Бүген ТР "Идел буе урманчылыгы" ДКУ 2019 елда урманнарны торгызу буенча башкарылган эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә.
Агымдагы елның сентябрендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында архив документларын цифрлы фотматка күчерү буенча "Кәгазьдән – санга" проектын гамәлгә ашыруны төгәлләү планлаштырыла.
Быел Татарстан Республикасында урман үсемлекләре орлыкларының иминият фонды арттырылачак. Өстәмә рәвештә 250 кг орлык әзерләү планлаштырыла.
Кичә, 7 нче августта, ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ директоры Айдар Гайфуллин ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Республика олимпиада үзәге" ДАМУ "Дуслык" савыктыру-белем бирү комплексында "Биосфера" республика лагерь-мәктәбендә катнашучылар белән очрашты.